Самара Сабан туе кунагы Филүс КАҺИРОВ: “Исемең җырчы булса”

ФилусФилүс Каһировның таланты Рәшит Ваһапов исемендәге II Халыкара татар җыры фестивалендә калкып чыга. Хәзер инде ул бөтен дөньяга билгеле зур артист — Америка, Европа, Россия киңлекләрен яулаган искиткеч лирик тавыш иясе. Аның моңы җаннарга үтеп керә, тавышы кеше күңелендә хисләр өермәсе күтәрә.

Әлбәттә, Самара Сабан туенда Филүс Каһиров чыгыш ясаячагын ишеткән халык Гагарин паркының күл өстендәге сәхнәсен сырып алды. Ә мин Филүсне сәхнә артындагы чишенү-киенү бүлмәсендә табып алдым. Ул “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме биючеләре арасында концерт туфлилары киеп азаплана иде. Ә балалар татар эстрадасы йолдызы янында киенүләрен аңлап та бетермәделәр бугай, үз эшләре белән мәшгуль булып, аңа күтәрелеп тә карамадылар. Мин генә бу идиллияне бозып, Филүскә сораулар бирә башладым.

- Филүс, Сез бит Самара Сабан туенда беренче мәртәбә чыгыш ясыйсыз. Исән-сау килдегезме, кайда урнаштыгыз?

- Самарада булганым бар иде инде, ә менә Сабан туена килергә беренче мәртәбә насыйп булды. Мине җирле татар автономиясе президенты Әнвәр Имран улы Горланов үзе каршы алды, Беренче просекадагы аерым коттеджга урнаштырды. Аннары аның белән паркны карарга киттек. Чыгыш ясаячак урынны күреп сокландым мин. Сабан туегыз бик күркәм парк-та, шәһәр уртасында уза икән. Халык өтеп ала торган кояш нурларында түгел, агачлар күләгәсендә ял итә, ә сәхнә күл өстендә булганлыктан, артистларга да рәхәт, судан салкынча һава бөрки.

- Шәһәребезне дә карап өлгердегезме инде?

- Юк. Юл озын, ә көн кызу булганлыктан бик арыган идем. Коттеджыма кереп яттым да, иртәнгә хәтле бер дә уянмыйча рәхәтләнеп йокладым. Артист кешегә андый ял бик сирәк тәти бит.

- Самара тамашачысы сезне ничек кабул итә?

- Ничектер бик җылы, яратып каршы ала. Җырласам, кушылып җырлыйлар, биетә торган җыр булса, биеп китәләр. Андый хискә бай тамашачы сирәк очрый, шуңа да бүген мин үземне бик иркен хис итәм.

- Самарада якын дусларыгыз бармы соң. Кунакка дәшүче булдымы?

- Бүген мин иртәнге ашны Наилә ханым Сабирҗанованың өендә ашадым. Нәрсәсе ошады — Самара татарларының күпчелеге өйдә татарча сөйләшә икән. Менә монда йөгерешеп йөрүче балалар да үзара татарча сөйләшәләр. Бик матур, күңелгә ятышлы күренеш.

Телебезне шулай кадерләп сакларга тиешбез. Авылларда яшьләр бик аз кала хәзер, барысы да шәһәрләргә китә. Ә анда рус мохитына кереп югалу куркынычы бар. Шуңа күрә аңлы рәвештә чын татар гаиләләре корып, өйдә тик татар телендә генә сөйләшсәк, телебез сакланыр, дип өметләнәбез.

- Сезнең гаиләгә андый куркыныч янамыйдыр дип уйлыйм. Хатыныгыз татардыр бит?

- Әйе, Башкортостан татары. Без Эльмира белән бергә укыдык бит. Шуңа да уйларыбыз, омтылышларыбыз бер. Дөрес, ул, шәһәр баласы буларак, татарча бик яхшы белми иде. Ләкин мин аны саф татарча сөйләшергә өйрәтеп бетердем инде һәм без өйдә тик үз телебездә генә аралашабыз.

- Балагыз да бар бит инде. Ул сөйләшә башладымы әле?

- Айдарга өченче көн генә ике яшь тулып узды. Үзенчә нәрсәдер леперди шунда. Уйлавымча, татар телендә лепердидер кебек (көлә).

- Музыка дөньясында яшәүче әтинең бала белән уйнарга вакыты каламы соң?

- Кала, ник калмасын. Айдарга уйнарга урын булсын өчен урман эченнән дача сатып алдык. Шунда нәрсәдер утырткан булабыз, Айдар да шунда йөгереп йөри. Ә гастрольләргә китеп барганда бакчабызны чүп басып китә. Авыл малае буларак, мин йорт эшләрен бик яратам һәм барысын да үзем эшлим.

- Зәвыклы тавышыгызга, музыканы тоя, ишетә, кеше күңеленә илтеп сала белүегезгә карап, Сезнең турыда авыл малае, дип әйтмәс идем мин.

- Исемең җырчы булса, композитор һәм шагыйрь хис-тойгыларын үз эченә алган җырга үзеңнең хисләреңне дә өстәп тамашачыга тәкъдим итәргә тиешсең. Шагыйрь һәм композиторларның күз нурын түгеп язган җырларын болай гына сәхнәгә чыгарып булмый, мәгънәсенә төшенергә, аларның уй-хыялларын йөрәгең аша үткәреп, тавыш белән тамашачы күңеленә иңдерә белергә кирәк.

- Менә мин җырны тоям да, сихерләнәм дә, ә җырлап бирә алмыйм гына. Һәр кеше дә сезнең кебек оста, матур, чыннан да йөрәк, җан аша саркып чыккан тавыш белән җырлый алмый шул.

- Аның өчен бик күп укырга кирәктер. Мин укытучыларыма — училищеда вокал дәресләре биргән Галия апа Мусинага һәм консерваториядә укыткан Татарстанның халык артисты Зилә ханым Сөнгатуллинага рәхмәтле. Алар үзләре белгәнне миңа җиткерергә тырыштылар һәм җиткер-деләр дә. Хәзер инде алар минем укытучыларым гына түгел, дусларым, кардәшләрем һәм киңәшчеләрем дә. Шундый дусларың булганда тормыш авырлыкларына бирешмәскә тырышасың инде.

- Менә матбугат чараларында: “Татар эстрадасын шырдый-бырдый җырчылар басып алды”, — дип язалар. Ә бит теләгән кеше сезнең кебек, Динә Гарипова, Эльвира Кәлимуллина, Аида Гарифуллина, Раяз Фасыйхов кебек үз җырчыларын табып, аларны гына тыңлап яши ала. Сез ничек уйлыйсыз, Татарстанда талантлы җырчыларга аяк чалучылар бармы?

- Дөресен генә әйткәндә, тырышсаң, үз юлыңны табып була. Беркемгә дә җайлы гына тигез юллар салынмаган бит. Һәркемнең тормыш юлы сикәлтәле. Шуңа күрә үз максатыңа ирешү өчен нык булырга, укырга, өйрәнергә, егылсаң, кабат торып китә белергә, көчле булырга кирәк. Җырчы кешегә тамашачыны ярату сәләте дә теләр идем. Син аны яратсаң — ул да сине ярата, хөрмәт итсәң — ул да сине хөрмәт итә. Ләкин яныңда ышанычлы дусларың да булырга тиеш.

- Сезнең андый кешегез бармы соң?

- Хатыным Эльмира миңа ныклы терәк булып тора, дип әйтә алам. Ул мине юата да, көч тә бирә, сынмаска, сыгылмаска да өйрәтә.

- Сына торган кешегә бер дә ошамагансыз әле.

- Чәч кисүчем дә минем колакны тотып-тотып: “Харак-терың көчле булырга ошаган, колагың каты”, — дип әйтә (көлә). Бәлки шулайдыр да. Тик артист кеше хисләргә бирелеп китүчән халык бит ул. Кайчакта халыкка синең талантың кирәкмидер кебек булып тоела башлый. Шул вакытта дустың бер сүз дә әйтмичә сине тыңлап кына утырса да, шул җитә.

- Күптән килгәнегез юк иде…

- Флорида Әгъләмовна да шулай ди. Быел үземнең утыз яшьлек юбилеема яңа программа әзерлим. Шул программаны Самара тамашачысына да күрсәтергә ниятлибез. Кышка табарак очрашырбыз, Алла кушса.

- Көтеп калабыз, Филүс! Шикләнмәгез, Сезнең талант безнең тамашачыга бик кирәк.

Әңгәмәдәш — Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1212

Комментирование запрещено