Рәхәтләнеп газета укып яшәргә язсын иде

Почта хезмәткәре Рамилә Идиятуллина.

Почта хезмәткәре Рамилә Идиятуллина.

10 июль — почта хезмәткәрләре көне

Шенталы районының Денис авылындагы элемтә бүлегендә барлыгы биш кеше — бүлек җитәкчесе Алия Әхмәтвәлиева, оператор Зөлфия Нуретдинова, хат ташучылар Мәсгудә Сабирова, Әлфия Минһаҗева һәм Рамилә Идиятуллина эшлиләр.

Өлкә губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Рамилә Зөфәр кызы белән сөйләшеп утырабыз:

- Авылыбызда “Бердәмлек” газетасын йөздән артык кеше өенә яздырып ала. Әгәр дә килгән көнендә үк өйләренә илтеп өлгермәсәң, телефоннан шалтырата башлыйлар, “Әллә бу атнада газета чыкмадымы?”, — дип кызыксыналар. Өлкәннәрнең күбесе “Кыйбла” кушымтасын өзелеп көтеп ала, ә яшьләргә башка күп темалар якын. Дөрес, алар арасында: “Нигә газетага язылып торырга соң, хәзер бит барысын да интернеттан да укып була”, — диючеләр дә булгалый.

Минемчә, яңа гына табадан төшкән газетаны кулыңа алып укуга берни дә җитми инде. Безнең буын кешеләре шуңа гадәтләнгән. Авылдашлар арасында Татарстан матбугатына тартылучылар да бар. Әйтик, бер танышым “Себерке” газетасын өенә яздырып ала. Бу басманы укыр өчен зур сәламәтлек таләп ителә, чөнки биредә ачы язмышлы кешеләр турында языла. Ә менә “Диләфрүз” журналы бик җиңел укыла, ул бик тә кызыклы.

Өлкәбездә нәшер ителүче “Самар татарлары” журналы да бик шәп. Ләкин аны өйләренә яздырып алып укырга теләүчеләр генә бик күренми шул әлегә. Белмим, әллә кыйбатсыналармы? Уйлап карасаң, аны әзерләп дөньяга чыгарыр өчен дә күпме көч, акча сарыф ителә бит!

Киләчәктә матбугат чараларын электрон вариантка күчерергә теләсәләр без, авыл кешеләре, моның белән килешмәс идек. Чөнки арабызда компьютердан куллана белмәүчеләр дә, хәтта кызыксынмаучылар да байтак. Ул күп вакыт та ала. Ә эштән арып, ярты сәгать ял итеп алырга туктаган кешегә газета укуы үзе ял.

Балаларда да газета укуга мәхәббәт тәрбиялисебез килә икән, кече яшьтән балалар өчен басыла торган газета-журналлар алдырырга, үзләреннән дә мәкаләләр яздырырга кирәк. Менә шулай эшләгәндә генә көндәлек матбугат чараларын саклап калып була.

Эшебезгә килгәндә, без авыл халкын газета-журналларга яздырабыз, торак-ком-муналь түләүләрен кабул итә-без, төрле товарлар сатабыз. Авыл клубында үткәрелгән чараларда   катнашып, призлы урыннар да яулыйбыз. Теләгем шул, киләчәктә авыллар таркалмасын, элемтә үзәкләре кыс-картылмасын, яраткан газета-журналларыбызны өебезгә яздырып алып, рәхәтләнеп укып, матур, тыныч тормышта яшәргә язсын иде, — дип тәмамлады сүзен Рамилә Идиятуллина.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1284

Комментирование запрещено