Әмма тарихчы туган тел белән бергә халыкның бик күп рухи кыйммәтләре югала дип саный
Заманында милләтнең өметсез киләчәгенә бәйле моңсу ноталар Исхакый, Дәрдемәнд, Тукай кебек күренекле шәхесләребез иҗатында чагылыш тапкан. Бүген исә татарларның тарих аренасыннан төшеп калуы турында сүз йөртергә бернинди сәбәп юк. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашуда шул хакта әйтте.
Татар халкының күренекле язучысы Гаяз Исхакый үзенең “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре белән ни әйтергә теләгән һәм татар халкының киләчәген ничек күрәсез дигән сорауны тарихчыга Екатеринбург егете Салават Сурмәтов бирде.
“Миңа бәяләү шактый җиңел, чөнки дәүләт суверенитетлары турында декларацияләр кабул ителгән 90 нчы елларда, мин бу документларны әзерләүдә актив катнаштым. Шуңа күрә ул чордагы һәм бүгенге вазгыятьне чагыштырып карый алам. Һичшиксез, прогресс күзгә күренерлек, сизелерлек”, – дип билгеләп үтте ул.
Шул ук вакытта Рафаил Хәкимов татар теленең кулланылыштан төшеп кала, онытыла баруын, милләттәшләребезнең рус теленә күчүен, моның аянычлы хәл булуын таныды.
“Тел белән бергә халкыбызның бик күп рухи кыйммәтләре дә китә, югала. Без бу кыйммәтләргә еш кына игътибар итмибез, шулай да алар бар һәм мөһим. Әйтик, татарлар очрашканда тәртипме – тәртип ише хәл белешү формасын куллана. Бу кечкенә нюанс булып кына тоела, әмма аның ярдәмендә кешедә балачактан ук тәртипле булырга, таркаулыкка юл куймаска кирәклеге турында уй сеңеп кала. Шуңа татарларда соңга калганнарны өнәп бетермиләр. Көндәшлеккә сәләтлелектә дә бу сыйфат еш кына хәлиткеч роль уйный, – дип сөйләде тарихчы.
Әмма, аның фикеренчә, тел югалу татар җанының югалуын аңлатмый. – Бүген татар халкы да, Татарстан да үзенең кая таба баруын белә. Шуңа Гаяз Исхакыйның төшенкелек халәте белән килешмәс идем”.
Просмотров: 1049
На ДТМ Самарскую область представляет делегация из 6 человек – это молодые активисты Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык»): Альбина Абсалямова, Ляйсан Мансурова, Альберт Минатдинов, Айгуль Нуризянова, Камиля Шакурова, Галия Халиуллина.