Муфтий Татарстана: «В мечетях республики пятничные проповеди будут проходить только на татарском языке» / Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен бары татарча гына уку турында карар кабул ителергә мөмкин

1468673962_IMG_5873Решение об обязательности имама вести проповедь исключительно по-татарски обуславливается заботой о сохранении родного языка. Как сказал муфтий Татарстана Камиль Самигуллин, с такими предложениями выступает ряд религиозных деятелей. Планируется узаконить их пожелания на пленуме ДУМ РТ, который должен пройти до Курбан-байрама.

Как отметил лидер мусульман республики, это не значит, что лица, не понимающие татарский язык, будут лишены возможности получать знания. «Кто хочет научиться татарскому языку — это не сложно. А проповеди на русском можно организовать и в другие дни. Даже в пятницу, например, перед ахшам-намазом. Есть воскресные курсы в мечетях, где занятия ведутся на русском языке. Это все остается. Даже у нас в Галеевской мечети шесть дней в неделю идут уроки на русском и лишь один день в неделю на татарском. Лишь пятничная проповедь будет вестись исключительно по-татарски. Джума — это святое, ее не трогайте. Ведь если исчезнет родной язык, может и религия исчезнуть. Еще Марджани говорил, что есть три вещи, не являющиеся предписанием ислама, но которые помогают сохранить религию. Это обычаи, язык и национальная одежда», — подчеркнул Самигуллин.

Муфтий Татарстана заявил об этом, причем на татарском, на открытии II форума мусульманской молодежи, который прошел в новой резиденции ДУМ РТ. В нем принимают участие 120 человек в возрасте 18−35 лет из Татарстана, Башкортостана, Чувашии, Кировской области, ХМАО, Удмуртии, Пензы, Челябинска, Москвы и Крыма. Сразу же после открытия форума его участники выехали в Болгар, где они будут до 23 июля жить в палаточном лагере. Для молодежи предусмотрены мероприятия развлекательного и образовательного характера.

business-gazeta.ru

* * *

Бу хакта мөселман яшьләренең II форумын ачу тантанасыннан соң, журналистларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде, дип хәбәр итә «Татар информ». “Әлеге тәкъдим белән кайбер хәзрәтләребез чыкты. Мин дә бу фикерне хуплыйм, чөнки телебез юкка чыга бара. Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар, ул да булса — гореф-гадәт, тел һәм милли кием, дип әйтеп калдырган Шиһабетдин Мәрҗани.

Шуңа күрә аларны сакларга кирәк”, – диде ул.
 
Мөфти билгеләп үткәнчә, бу карар татар телен аңламаган кешеләрне вәгазь тыңлау, белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә дигән сүз түгел. Рус телендә вәгазьне башка көннәрдә оештырырга була. Хәтта җомга да, әйтик, ахшам намазы алдыннан. Ләкин вәгазьләребез, гыйбадәтләребез, мәчеттә аралашу да татарча булса, яхшы булыр иде, диде ул.
 
“Казанда берничә мәчеттә генә русча сөйлиләр. Татар теленә өйрәнү авыр түгел. Өстәвенә, мәчетләр каршында рус телле якшәмбе курслары эшләп килә. Хәтта безнең Галиев мәчетендә дә дәресләр атнасына 6 тапкыр русча һәм нибары 1 мәртәбә татар телендә үткәрелә”, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Шул ук вакытта ул җомга вәгазьләренең генә фәкать татар телендә алып барылачагын ассызыклады.
 
Карар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында кабул ителергә мөмкин. Пленумның Корбан гаетенә кадәр уздырылачагы билгеле (Корбан гаете быел 12-14 сентябрьдә була).

Шәһри Казан

Просмотров: 1221

5 комментариев

  1. Татарам нужно сохранить свой родной язык. На татарском почти не говорят..вот в че дело

  2. Ислам с национальностью никак не связан. Требовать у русских знание татарского для ззнакомства с исламом — все равно что врачу отказать в лечении из-за незнания языка. Есть другие пути для сохранения татарского языка.

    • Булат, баш катырма әле. Төрки телле халыклар гына түгел,татар телен шулай ук бик күп таҗик,чәчән,урыслар яхшы белә. Телебезнең һәрбер сүзен аңламасалар да,мәгънәсен бик тиз төшенәләр.

  3. Килешеп бетмим чонки
    Безде бик куп урыс моселман кардешлеребез де бар хотбелерне аларда анларга аларда сойленгеннен файда алырга тиеш
    Бу карар татарча белмегеннернен мечетлерден ераклашуга китерерге момкин
    Ике телдеде алып барылырга тиеш
    Элбетте татачага басым ясалырга тиеш лэкин русча терджемеседе моhим

    • Ибрагим, Син Татар җирендә яшәп тә,татар теленә төкереп карап аны белмәгән кешеләрне якларга маташып татар халкына каршы начар эш эшлисең.Син үзеңне тудырган Ананы һәм туган Ана телен хөрмәт итәргә бурычлы.Безнең алтын татар телебезне хөрмәт итмәгән имгәкләргә ялагайланып йөрү кирәкми!