Бергә каршы алган 65 яз

манжуковы

Камил бабай белән Миңнур әби Манжуковлар.

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында алтмыш биш ел бергә гомер итүче Камил бабай белән Миңнур әби Манжуковларның өйлә намазыннан соң Коръән укып утырган чакларына туры килдем. Йөзләре шат, иман нуры балкып тора.

- Икебезгә дә туксаншар яшь. Бергә торуыбызга да алт­мыш биш ел тулып үтте. Күптән түгел безне Самарага бәйрәм тантанасына алып бардылар. Анда губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов юбилеебыз белән котлап, мультиварка бүләк иткән иде. Үзебез турында йөрәккә ятышлы матур сүзләр ишеттек, бик матур концерт программасы карадык, кунак булдык. Районыбызның гаилә бүлеге хезмәткәрләре өебездән ничек алып киткән булсалар, шулай ук китереп тә куйдылар. Безне шулай зурлап кадер-хөрмәт күрсәтүчеләргә Аллаһының зур рәхмәте яусын!
Балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз белән бер­гәлә
п шушы бәйрәм тантанасы язылган видеоязманы карагач, мультиваркабызда тәмле ризыклар пешереп ашагач, тагын да кинәндек, - дип шатлыклары белән уртаклаштылар Манжуковлар.

- Бөек Ватан сугышы башланганда мин бик яшь идем әле. Унҗиде яшем тулгач, 1943 елда, армия хезмәтенә алдылар һәм япон самурайларына каршы сугышка алып киттеләр, - дип искә ала Камил бабай. — Эре ташлы биек тау битендә барак­лар төзедек. Үзебез землянкаларда яшәп, курсларда укыдык. Озак та үтмәгәндер, сугыш башланды. Көчле яңгыр коя, бөтен җирдә сазлык, ә тирә-як сугыш утында яна…

Без берничә шәһәрне азат итүдә катнаштык. Хәрби техниканы, артиллерияне сазлык аша үткәрү өчен урман кисеп, агач юл салырга туры килде. Шул вакытта һәлак булучылар да күп булды. Шулай да, японнар безнең басымга чыдый алмыйча, коралларын ташлап, әсирлеккә бирелә башладылар һәм тиздән ике як та солыхка кул куеп, сугыш тәмамлануы турында белдерделәр. Тик пычак, гранаталар, автоматлар белән коралланган “смерт­никлар” ба­тальоны гына бирелергә те­ләмәде. Шуларны кулга алганда бик каты яраландым һәм мине Хабаровскиның хәрби гос­питаленә илтеп салдылар.

Терелеп, аякка баскач, әле тагын ике ел хезмәт итәргә туры килде. Җиде ел армиядә хезмәт итеп, туган якларыма әйләнеп кайттым.

Әтием үлеп киткәч, ба­бам белән икәү балта ос­тасы булып йортлар салып йөрүебезне хәтерлим.
Ә 1951 ел башында инде Миңнур бе­лән гаилә корып җибәрдек. Хатыным да үзем кебек бик тә тырыш булып чыкты. Парлашып кул чалгысы белән ашлык чабуыбызны, чабагач белән суктыруыбызны мәңге онытасы
быз юк. Ил белән булгач, ничек тә чыдадык инде. Ә заманалар яхшы якка үзгәрә башлагач, үзебезгә дә яңа өй салып кердек. Бер-бер артлы балаларыбыз дөньяга килә тордылар. Җиде баланың дүртесе генә исән-имин үсеп җитеп, тормышта үз урыннарын тапты. Күптән түгел тагын бер улыбыз дөнья куйды. Бүген балаларыбызның төрлесе төрле җирдә яшәсәләр дә, барсы да туган нигезләренә кайтып, хәлебезне белеп, безгә ярдәм итеп торалар. Ата-ана өчен картайган көндә моннан да зур бәхет бармы икән соң?

Мин үзем колхозда бригадир, склад мөдире һәм башка төрле эшләрдә, ә Миңнурым гади колхозчы булып эшләп, лаеклы ялга чыктык. Беркайчан да беркемне дә алдамаганга, кеше хакына керергә тырышмаганга күрәдер, озын гомерле булып яшибез дә яшибез, — дип сүзен йомгаклады ветеран.

Камил бабай белән Миңнур әби тормыш тавының иң югары ноктасына менеп җитсәләр дә, тормыш дилбегәсен әле дә үз кулларында тотарга тырышалар. Камил ага көнгә берничә мәртәбә мәчеткә барып, гамәлен кылса, Миңнур әбекәй тәмле ашларын пешереп, аны көтеп, каршы алып тора.

Менә шулай кулга-кул тотынышып, 65 ел буена яшәп яталар ветераннар. Без аларга киләчәктә дә хәерле озын гомер телибез. Йөзгә кадәр яшәргә язсын сезгә!

Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек». 

Просмотров: 1285

2 комментариев

  1. Исэн-сау яшэгез!

  2. Молодцы !!!