Күңелемне дулкынлата иген үскән басулар

iТуган җирем минем — Мостяк авылы,

Иң гүзәл җир миңа дөньяда.

Син куеныңда тибрәткәнсең мине,

Көчләр биреп балачагымда.

Синдә тудым, синдә үстем, авылым,

Юлым минем синдә башланды.

Ходай шулай язгангадыр инде, язмыш

Чит җирләргә илтеп ташлады.

Күп җирләрдә йөрдем, күп тауларга мендем,

Диңгезләрне гиздем, Иделне.

Ләкин синең тауларыңнан, инешеңнән

Бернәрсә дә юк миңа кадерле.

Күңелемне дулкынлата иген үскән басулар,

Иртә белән су өстендә күтәрелгән томаннар.

Урманнарым, болыннарым, бәрәңге бакчаларым,

Бу гүзәл дөньяда яшәгән сез авылдашларым.

Кайтып, синең болыныңда яланаяк мин йөрсәм,

Кизләвеңдәге суыңны ятып, йотлыгып эчсәм,

Шунда сизәм: без бербөтен икән дөнья йөзендә,

Син дә минсез, мин дә синсез яшәп булмас бу җирдә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре — Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1207

Комментирование запрещено