Русия халкы акчаны сагаебрак тоту яклы. Әйтик, кибетләрдә ашамлыклар, кирәк-яраклар алганда берьюлы калдырган сумма («уртача чек») июнь аенда 504 сум тәшкил иткән. Бу узган елгы күрсәткечтән 10 процентка кимрәк, диелгән «РОМИР» оешмасы әзерләгән хисапта. 7,5 процентлы инфляцияне дә исәпкә алсак, бу акчага тагын да азрак товар тия. Ягъни ил халкы кырыс икътисадый «диетада» утыра. «Уртача чек»ның кимүе – реаль керемнәрнең түбән тәгәрәвенә тагын бер дәлил.
ХАЛЫК ЧЫГЫМНАРЫН КҮЗӘТЕРЛӘРМЕ?
Федераль салым хезмәте белән Русия Финанс министрлыгы физик затларның зур чыгымнарын контрольгә алу мөмкинлеген тикшерә. Шул рәвешле «соры хезмәт хаклары» белән көрәшмәкче булалар. Хәзер андый декларацияне депутатлар, чиновниклар, кайбер дәүләт компанияләре җитәкчеләре генә тапшыра. Ләкин бу мәгълүматны да салым җыючылар бюджетны тулыландыру өчен файдаланмый икән. Финансчылар үзләре халыкның зур чыгымнарын күзәтү артык мәшәкатьле һәм нәтиҗәсез булачак, дип бәяли.
«Ведомости».
«МЕРСЕДЕС» – ТҮРӘЛӘР ӨЧЕН ТҮГЕЛ
Министрлар, аның урынбасарлары һәм департамент башлыклары егәрлеге 200 ат көченнән арткан машиналарны арендалый яки такси буларак яллый алмаячак. Ә башка түрәләр өчен чикләү 150 ат көче итеп билгеләнәчәк. Моны күздә тоткан карар проекты Русия хөкүмәте раславын көтә. Ел башында шундый ук чикләү машиналарны сатып алуга кертелгән иде инде. «Артык көчле»ләр рәтенә «Ауди», «Мерседес», «БМВ» автомобильләренең барлык югары класслы модельләре дә керә.
ЯВЫЗ ИВАНГА БЕРЕНЧЕ ҺӘЙКӘЛ
Орел шәһәре үзәгендә Явыз Иван патшага һәйкәл куелачак. Ил тарихында моңарчы бу хәкимгә монументлар юк иде әле. Тантана 3нче август, шәһәрнең 450 еллыгы билгеләнгән көннәрдә узарга тиеш. Җирле халык һәйкәл ачылышына каршы чаралар уздырып, имза җыюлар оештырса да, өлкә башлыгы Вадим Потомский мәсьәлә хәл ителде инде, дип белдерә. Явыз Иван сыны бронзадан коеп эшләнгән. Шәһәрнең яңа туристик объекты тулысынча иганәчеләр акчасына булдырыла.
ЭТЛӘР ӨЧЕН ЖӘЛ ТҮГЕЛ
Татарстанда 20 квадрат метрлы нәни фатирлар алучылардан көлгән Русия чиновнигы Игорь Шувалов шәхси самолетларда этләрен очыру өчен генә дә 40 миллион сум сарыф иткән.
Русия Премьер-министрының беренче урынбасары Шуваловның хатыны Ольга, очкыч яллап, этләр күргәзмәләренә йөргән. «Коррупциягә каршы көрәш фонды» 8 шундый очракны раслаган. Ольга Шувалова үзе моны кире какмыйча, «Без этләрем белән халыкара дәрәҗәдә илебезнең данын якларга йөрибез», – дип акланган. Ул корги токымлы этләр үрчетү белән мавыга. Узган ел Шуваловлар икесенә бергә 190 миллион сум керем декларацияләгән.
Просмотров: 1079