Безнең оч малайлары

600x600,fs-KUSTOV,11-03,aKst-019Бер тукмашып, бер дуслашып,

Терәшеп маңгайларны,

Бергә үстек гел укмашып

Безнең оч малайлары.

Тау шуганда шул малайлар,

Салкыннарда бөрешеп,

Көтә идек җәй айларын

Хыялларга бирешеп.

Какысын һәм кузгалагын,

Кыр кишерен ашарга,

Иртә таңнан кузгалабыз

Соркаларны карарга.

Сок елгасы комлыгының

Астын-өскә актарып,

Җыен «гөнаһы шомлыгы»

Үстек дөнья куптарып.

Безнең җитмәгән җирләр дә

Калды микән авылда?!

Шул вакыттагы җирләрдән

Әллә сихер тагылган?!

Төшләремә гел керәләр

Сок елгасы яннары,

Малайлар да гел дәшәләр,

Мин кайтканны ялварып.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

 

 

 

Просмотров: 1316

Комментирование запрещено