Патриарх Московский и всея Руси Кирилл встретился в четверг в Казани с председателем духовного управления мусульман Татарстана Камилем Самигуллиным. Духовные лидеры обсудили перспективы развития сотрудничества между православными и мусульманами в России.
Муфтий рассказал патриарху, что уже активно взаимодействует с местной епархией, вследствие чего проводятся совместные проекты. «Мы ценим то, что мы все живем в одном „доме“, хоть и в разных „квартирах“: в одних — иконы, в других — исламская атрибутика. Мы все вместе защищаем общие человеческие ценности, мы прислушивается друг к другу», — цитирует ТАСС Самигуллина.
Он рассказал, что многие мусульмане с удовольствием смотрят передачу «Слово пастыря», неизменным ведущим которой является патриарх Кирилл. Муфтий считает эту передачу примером того, как можно доступно рассказывать об общечеловеческих ценностях.
Патриарх Кирилл прежде всего отметил, что рад видеть такого молодого и энергичного муфтия. «Мне кажется, что сегодня существуют очень сильные предпосылки, глобальные, не только национальные, к развитию отношений между православными и исламом. Мы принадлежим к одной восточной культуре, у нас даже одежды похожи», — добавил патриарх.
Глава РПЦ отметил, что Восток оказался менее восприимчивым к различного рода новациям в религиозной жизни. Под этим влиянием, считает патриарх, сейчас происходит разрушение христианства. «Мы осознаем, что происходит разрушение не в догматическом, богословском смысле, а в области нравственности», — сказал он, приведя в пример некоторые протестантские сообщества, разрешившие заключать однополые браки.
«Православные твердо стоят, хотя на нас оказывается влияние — на тех православных, которые на Западе проживают. Но мы очень твердо стоим и с очень большим опасением смотрим на религиозную жизнь населения, она сегодня действительно деградирует», — сказал патриарх и добавил, что это может привести к росту напряжения в отношениях между мусульманами и «так называемыми христианами». «Когда благочестивые мусульмане видят, что происходит, то они многого не принимают. Когда нет общего базиса, приходится очень трудно», — отметил он.
«Преимущество России в том, что у нас общие моральные позиции: и у православных, и у мусульман. В этом смысле я думаю, что очень важно нам всячески сегодня работать вместе по укреплению нравственного в жизни нашего общества», — выразил уверенность патриарх, отметив, что православным и мусульманам легко взаимодействовать. Он подчеркнул, что нет существенных противоречий между двумя традициями в вопросах нравственности.
Патриарх Кирилл находился 20 — 21 июля в Татарстане с архипастырским визитом. Вчера он заложил камень в основание собора Казанской иконы Божией Матери.
* * *
Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә Татарстан мөселман дин әһелләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы — тышкы янауларга һәм терроризмга бергәләп каршы тору.
“Бервакыт Президентыбыз Владимир Путин, ә ул православие динендәге кеше, журналистларның православиенең католицизмга һәм исламга мөнәсәбәте турында биргән соравына җавабында, без исламга якынрак, диде. Мин үзем дә шулай саныйм. Традицияләр, әхлак буенча без, көнбатыш христиан җәмгыятьләренә караганда, исламга якынрак”, — дип билгеләп үтте Кирилл.
“Ислам да, православие дә бер үк шәркый төркемгә карый. Шәрык дини тормыш яңалыкларына азрак бирелә торган булып чыкты. Ислам кебек үк, православие үзенең әхлак нигезе булган кагыйдә-кануннарында нык тора, һәм Көнбатыштагы дини тормышка шомланып карый. Ул деградацияләнә, — ди Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы. – Нәкъ менә шул күп очракта мөселманнар һәм “христианнар” дип аталганнар арасында киеренкелеккә китерә дип уйлыйм. Диндар мөселманнар нинди хәлләр булуын күреп, моны аңлый алмыйлар. Бу исә база мораль да булмаганда, яңа төрле укылыш-аңлау китереп чыгара”.
Россиянең өстенлеге шунда – аның ислам белән уртак мораль базисы булуда, дип саный патриарх. Бу мәсьәләдә җәмгыятьне әхлакый яктан бергә ныгыту буенча эшләү кирәк, ди. “Без гаилә башлангычларын, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне, мораль нормаларны һәм кагыйдәләрне ныгытырга тиешле. Бездә – православиедә һәм исламда – изге басмалардан һәм уртак дошманга каршы иңгә-иң торган ата-бабадан килгән уртак әхлак башлангычлары икән, багланышлар коруы да җиңел. Безнең каршылыкларыбыз юк”, — диде ул. Патриарх Кирилл билгеләп үткәнчә, Татарстанда багланышлар һәм хезмәттәшлек үсештә. Төрле милләт һәм дин кешесе балачактан ук бергә үсә, тормышка уртак караш формалаша.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Без уртак йортта яшәвебезне аңлыйбыз, һәм бер-беребезгә булышабыз, — диде. — Сезгә владыка Феофан өчен рәхмәт. Ул килгәч, Татарстанда православиелеләр тормышы яңа үсеш алды. Безнең уртак проектларыбыз шактый. Традицион кыйммәтләрне традицион булмаган тыкшынулардан бергәләп якларга булдык һәм уңышлы гына башкарабыз. Өлкәнрәк һәм тормыш мәктәбе узган кеше буларак владыфка Феофан фикерләренә һәм киңәшләренә мин үзем колак салам. Ул да теге яки бу мәсьәләгә мөселманнарның ничек якын килүе белән кызыксына. Без багланышларга һәрчак әзер һәм ул диалогның кадерен беләбез. Дөньяда ниләр барганын күреп, дуслык тукымасының никадәр юка икәнен аңлыйбыз, һәм аның кадерен беләбез”.
Патриарх: “Бөтен нәрсәдә тайпылыш булырга мөмкин. Үзләрен тиешле тота белмәгән мөселманнар бар. Үзенең дине турында оныткан православиелеләр бар. Терроризм – исламның да, христианлыкның да нормаларыннан тайпылу ул. Мөселман дөньясы – көчле дөнья, башка төр көч үзәкләре, аннан куркып, исламны иблисләштерергә омтыла. Үтерү юлына басып, кеше үзенең динен сата, аның абруен төшерә – моны онытмаска кирәк. Рухи кыйммәтләребезгә юнәлтелгән пропаганда машинасын бергәләп җиңү, исламның иблисләштерелүенә киләчәк бәрабәренә каршы тору зарур”.
Исламнан куркыныч килмәвенә иманым камил, ди патриарх Кирилл. “Безнең тарафтан сез һәрвакыт ярдәмчеләр, фикердәшләр, һәм исламда күзәтелгәннәрне йөрәгенә якын алган кешеләр табарсыз”, — дип ышандырып әйтте Рус православие чиркәве башлыгы.
Күп милләтле, әхлаклы Россия җәмгыятен төзү – православие һәм ислам – илнең ике төп дини конфессиясе үзләренә шундый максат куйды.
Просмотров: 973