Дөньяда мәңгегә калырлык

6a42ab7d890b31aa5ba47b507b0771d0Бүген Ульян өлкәсенең Чардаклы районындагы Үрән (Енганаево) авылында яшәүче хезмәт ветераны Фазылҗан Шәйхелислам улы Алиулловка 78 яшь тулган инде. Ул Татарстанның Буа районы Вольный Стан авылында туып үсеп, бөтен тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Әле армиягә киткәнче туган авылы кырларында комбайнчы булып эшләгән, аннан соң институтта укып, агроном белгечлеген алгач, ун ел дәвамында үз авылында бригадир да, агроном да булган. Ә инде 1975 елда аны күрше Мари Эл Республикасының Волжск районындагы “Луговое” совхозы директоры итеп билгелиләр һәм Фазылҗан Шәйхелислам улы шунда дүрт ел дәвамында җитәкчелек итә. 1980 елда, Чардаклы районына күченгәннән соң, “Енганаевский” совхозында башта баш агроном, аннан, 1992 елда пенсиягә киткәнче, директор булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң туган Вольный Стан авылының тарихын язу белән шөгыльләнә башлый һәм үзенең бу шактый кызыклы хезмәтен 2015 елда аерым китап итеп бастырып чыгара.

“Самара татарлары” журналында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның әңгәмәсе басылып чыккач, Фазылҗан ага Минтимер Шәймиевка багышлап шигырь дә язган. Аны без “Бердәмлек” укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.

Тарихта яшәгән күп

                       шәхесләрнең

Төрлесе төрле роль

                                 уйнаган.

Ә татарның бу асыл улы

Милләт язмышы турында

                                 уйлаган.

 

Җир астыннан табылган

                  дәлилләр белән

Яңарта ул милләтнең

                                 үткәнен.

Болгар корылмаларын

             дөньяга танытып,

Күрсәтә татарның кем

                                 икәнен.

 

Бу шәхеснең фикер

                         киңлекләре,

Җиһаннарны кочып

                               алырлык.

Ул кайтарган тарихи

                               дөреслек

Бу дөньяда мәңге

                             калырлык.

 

Фазылҗан АЛИУЛЛОВ.

Үрән (Енганаево) авылы,

Чардаклы районы,

Ульяновск өлкәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1207

Комментирование запрещено