Безнең тавык бер җәй өчендә икенче тапкыр чебеш чыгарды

97c65b7985cf7e4b5b8e024921fc825eАвылда мал-туарларын киметүчеләр шактый хәзер, ә менә тавык-чебешне яшьләр генә түгел, әби-бабайлар да асрый бит әле. Шуңа да сары йомгаклары янында йөргән тавыкларны һәр авылда очратырга мөмкиндер. 

Билгеле, бөтен тавык та чеби чыгармый. Ә менә безнеке инде бер җәй өчендә икенче тапкыр утырды. Моның сере шунда ки, аңа махсус ризыклар ашатам: эремчек, балык, чүпрә бирәм. 

Бу җәй өчендә менә инде икенче тапкыр тавыгым чебешләрен ашарга-эчәргә өйрәтә, кунакчага ничек менәсен күрсәтә… Ә бер-бер куркыныч янаса, чебешләр бик тиз генә әниләре канаты астына керә дә кача. 

Инкубаторда чыгарылган чебеш сатып алганчы, үзеңнеке булу күпкә әйбәтрәк, дип уйлыйм. Сатып алынган чебешләрне сакларга, һәрдаим күзәтеп торырга кирәк булса, үзе чыгарган чебиләрне тавык якынча 5 атна үзе тәрбияли: җил-яңгырдан саклый, яшәргә өйрәтә, соңыннан гына мөстәкыйльлектә калдыра.

Сәмига НУРУЛЛИНА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1282

2 комментариев

  1. Бер малай (иремнен авылдашы)3 яшьлек чагында эйдэ узе генэ калгач, 3 литрлы банка табып 2 кэнлек чебилэрне шунда тутырган дынгычлап… Болай гына эшлэмэгэндер инде ул аны, ниндидер максаты булгандыр. Но ул максатын тикшереп белешеп тормаганнар инде эти энилэре…

  2. вак чебилер алмыйм. Аны устеруе бик мешекатле бит. Без узебез 30-40 конлек бройлерлар алабыз,ел саен ике партия ала идек, быел никак акча белэн, крызыс