Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хаҗ кылырга җыенучыларга киңәш форматында видеоязма урнаштырылды.
Хаҗ вакытында үзеңне ничек тотарга? Хаҗга баруның хикмәтләре турында 10 тапкыр хаҗда булган, 5 тапкыр кече хаҗ – гомрә кылган, хаҗга 6 тапкыр – җитәкче, 4 тапкыр медицина хезмәткәре буларак барган Фирая ханым Таһирова сөйли. Ул бүген күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге мөдире урынбасары булып эшли, дип ачыклык кертә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Просмотров: 1025