Туйга татарча котлау үрнәкләре (ВИДЕО)

news_16134Сентябрь ае – туйларның кызган чоры. Көннәрнең кызуы кими төшсә дә, табигатьнең матурлыгына сокланып туеп булмый. Алтын көздә өйләнешүчеләрнең гомер юлы да алтынга тиң булсын диясе генә кала. Туйда кунак булгач, теләкнең дә үзенчәлеклесен әйтәсе килә. Бүген оригиналь теләк әйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Аны нинди итеп ясау бары үзегездән тора.

Без сезне даими рәвештә татар телендә туй котлаулары белән таныштырып киләбез. Ләкин бүген гади теләк кенә әйтү белән генә кияү белән кәләшне, туйдагы кунакларны җәлеп итеп булмый. Шуңа күрә фантазияне эшкә җигәргә туры килә. Бүген без сезгә туйларга оригиналь итеп котлау үрнәкләрен тәкъдим итәбез.
 
1. Илдан һәм Альбина туена аның иҗади дуслары менә шундый видеокотлау әзерләгән. Яшь парларның дусларының фантазиясе бай икәнен видеоны карагач үзегез дә күрерсез. Татарча-русча яңгыраган мондый котлауны туйдагы һәр кунак җылы кабул итәчәк. Аңлашылганча, таныш җырларның көенә салынган җырда яңа өйләнешүчеләрнең мәхәббәт тарихын да ишетеп була. Бу видео туй көнендә үк күрсәтелә. Анда туй мизгелләре дә кертелүе монтажерның оператив булуын тагын бер ассызыклый.

2. Берәр җырның “минус” вариантын алып, аның сүзләрен үзгәртеп, кияү белән кәләшнең исемнәрен, туй узган көн, ай, елны кертеп, рэп иҗат итәргә мөмкин. Рэп юнәлешендәге мондый иҗат җимеше яшьләр арасында аеруча популяр.

3. Рафаэль һәм Айсылу туена исә кәләшнең дуслары видеокотлау өчен русча, татарча өч җырның куплет һәм кушымтадагы сүзләрен үзгәртеп, алар аша яшь парга якты теләкләр, ә кияүгә үгет-нәсыйхәт тә әйтергә онытмаган. Бу иҗат җимешен монтажлаучы видеоэффектлар куллануы видеопрезентациягә игътибарны тагын да ныграк җәлеп итә.

 
4. Биредә шулай ук бик күпләргә таныш булган рэп стилендәге җырның сүзләрен үзгәртеп, аны татарчалаштырганнар. Мондый төрдәге котлауны егет ягы да, кыз ягы да башкара ала, чөнки рэп укыганда, тавыш, тембр мөмкинлекләре алай ук мөһим түгел.

Интертат.ру

Просмотров: 1427

Комментирование запрещено