Вчера на брифинге в Кабинете Министров Республики Татарстан, посвященном предстоящему в Казани фестивалю татарской песни «Узгэреш жиле» («Ветер перемен»), перед журналистами выступили помощник Президента РТ Лейла Фазлеева, первый заместитель министра культуры РТ Эльвира Камалова, директор Татарского государственного академического театра оперы и балета им. М.Джалиля Рауфаль Мухаметзянов, музыкальный руководитель фестиваля «Узгэреш жиле», трубач, джазмен Вадим Эйленкриг, баянист с мировым именем Айдар Гайнуллин.
Первым слово взял Рауфаль Мухаметзянов. Посетовав, что среди журналистов в зале совсем нет мужчин, продюсер фестиваля «Узгэреш жиле» признался, что сам фестиваль стал для него полной неожиданностью, поскольку сам он является директором театра, работающего на классической музыке. Но, как многие его сверстники, в молодости он тайно слушал джаз по «Голосу Америки», следил за творчеством «Битлз», а в Казани стали появляться первые коллективы, играющие другую музыку. Директор оперного театра вспомнил про казанские ансамбли «Орфей» под руководством Вадима Усманова и «Сюрприз», который появился в 1967 году. Учитывая эти обстоятельства и то, что матерью Рауфаля Мухаметзянова является первая солистка Татарского государственного ансамбля песни и танца Разыя Тимерханова, Президент РТ поручил проект именно ему.
Работу над проектом продюсер поделил на две составляющие: технологический процесс и непосредственно творческий. «Если в проекте «Голос» стоит задача выявить наиболее ярких исполнителей, то у нас задача несколько иная – видоизменить татарскую песню, повлиять на ее эстетику музыкальную, исходя из существующих тенденций современного искусства», – сказал Рауфаль Мухамметзянов. Он уточнил, что при этом аранжировка и исполнение могут быть какими угодно, кроме одного – не менять характера песни, будь то лирическая, патриотическая или героическая.
Оценивая состояние современной популярной сцены, Рауфаль Мухаметзянов посоветовал разделять понятия фольклор и шоу-бизнес. «У нас чаще всего встречается фольклор. И если речь идет о фольклоре, петь можно, как хочешь. Нигде в мире фольклор вообще не финансируется. Как есть – не трогают. В шоу-бизнесе есть определенные критерии. Такие вещи, как открытый звук, пение на горле, мировые звезды не делают. Сложность была в том, что в татарских текстах, в самом языке существуют определенные гласные, которые сложно не петь открыто. Поэтому мы и привлекли специалистов, чтобы это звучало достойно», – рассказал продюсер проекта.
«Весь состав, бэнд Вадима Эйленкрига – это 11 человек. К нему добавляется струнная группа (около 20 человек), это музыканты симфонического оркестра нашего театра, к ним добавляется бэк-вокал (3 человека), потом – хореографическая группа, солист Айдар Гайнуллин, естественно, дирижер. Эта группа работает так, как будто это их родная вещь. Если бы различалась музыка по национальному принципу, не слушали бы и Чайковского, и итальянских композиторов. Принцип этого проекта никакой не национальный, только одно – художественность», – считает Рауфаль Мухамметзянов.
Напомним, концерты фестиваля стартуют уже 5 ноября, все билеты уже распроданы.
* * *
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында һәр сишәмбедә уза торган традицион брифингларның кичәгесе “Үзгәреш җиле” проектына багышланган иде. Фестивальне оештыручылар аның әзерлек дәрәҗәсе, алга куелган максатлары һәм алдагы көнгә планнары турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры, “Үзгәреш җиле”нең генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, фестивальнең музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг, музыкант, танылган баянчы Айдар Гайнуллин катнашты.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әлеге проектның Президент йөкләмәсе булуын билгеләп узды, әлеге фестивальнең алшартларын барлады, татар җыры сыйфатлы итеп яңгырату мөмкинлекләре турында сөйләде. “Әйтик, “Голос” проектының максаты талантлы башкаручыларны табу булса, без игътибарны татар җырының үзенә юнәлттек, бүгенге сәнгать тенденцияләреннән чыгып музыкаль эстетикага тәэсир итәсебез килә, — дип фестивальнең асыл максатын аңлатып китте ул. – Юлыбызның өчтән ике өлеше үтелде инде”.
Бүгенге популяр музыка торышын күзаллаганда Рәүфәл Мөхәммәтҗанов фольклор һәм шоу-бизнес төшенчәләрен аерып карарга кирәклеген билгеләп үтте. «Бездә нигездә фольклор очрый. Фольклорда теләгәнчә җырларга ярый. Шоу-бизнесның билгеле бер критерийлары бар. Без татар җыры дөнья югарылыгында яңгырасын өчен дөньякүләм танылган белгечләрне чакырдык. Мәсәлән, җырчы үз индивидуальлеген музыка аша күрсәтеп җыр башкара. Аннары бу язмалар аранжировкалаучыга күчә, ул җырга яңа сулыш өрә, җырчы белән педагоглар эшли. Без эш барышында җырның характерын үзгәртмәдек. Проектның асылында сәнгати югарылык ята”, — диде ул.
Фестивальнең музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг симфоджаз оркестрның профессиональ дәрәҗәсенә сокланды. Ул концерт белән генә эш бетмичә, студиядә илледән артык композиция яздырылачагын да хәбәр итте. “Аларны “Мосфильм” студиясендә яздыру мөмкинлеге турында сүз бара. Бу эшне аудиоязмалары өчен өч тапкыр “Грэмми” премиясе алган кеше башкарып чыгачак, — диде Вадим Эйленкриг. — Таксида кайчакта сыйфатсыз поп-музыка тыңлап барырга туры килә. Ә нигә әле яхшы сыйфатлы татар музыкасы тыңламаска?! Бу язмаларны спектакльләрдә, телевизион программаларда кулланып булачак”.
Һәрхәлдә, бу фестиваль бер концерт белән генә нәрсәдер үзгәртеп буламыни дигән сорауларның урынсызлыгын раслап, ә бит татар җырын менә болай да яңгыратып була дип күрсәтәчәк.
Вадим Эйленкриг «Yзгәреш җиле»нең джаз белән эшкәртелгән татар җыры түгеллеген тагын бер кат искәртеп үтте. “Без бөтен жанрларны кулланырга тырыштык — татар җыры рок-баллада булып та, чын мәгънәсендәге поп-музыка булып та яңгыраячак, мюзикл чалымнары да табачаксыз, латиноамерика мотивлары да ишетерсез, этно да, хәтта психоделика да – бу сүз сезне куркытмасын – ишетерсез. Татар җыры бөтен жанрлар аша үтте”.
Оештыручылар проектның репертуарын сайлауда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева, “Ля-примавера” оркестрының сәнгать җитәкчесе Абязов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваларның өлеше зур дип билгеләп үттеләр.
4 һәм 6 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак грандиоз тамашага билетләр сатылып беткән.
Фестиваль сәхнәсендә чыгыш ясаячак 24 җырчы арасында Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйхов, Айдар Сөләйманов, Ильвина, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина кебек татар тамашачысына яхшы таныш җырчылар белән бергә, яңа башкаручылар да ачылачак. Алар арасында – Юлия Гарифуллина (тумышы белән Пермь краеннан), Язилә Мөхәммәтова (Чаллыда туган, Мәскәүдә укый), Әлфия Нигъмәтуллина (Ханты-мансы автономияле округыннан, Мәскәүдә яши), Румия Ниязова (Казахстан, Җамбул) һ.б. бар.
Айдар Гайнуллин – фестивальнең җаны. Татар моңын дөнья киңлегендә яңгырата алган гаҗәеп музыкант. Бүгенге матбугат конференциясендә катнашып, ул татар җырын читтә белмәүләрен, ләкин тамашачының аны кабул итәргә әзерлеге турында сөйләде.
Просмотров: 1084