Ап-ак карлар оча җемелдәшеп,
Аңа карап күзләр камаша.
Аклык каплый бөтен табигатьне,
Нинди матур сихри тамаша!
Очып-очып яуган ап-ак карлар
Безнең күңелләрне акласын.
Җан өшеткеч рәнҗү-борчулардан
Бер Ходаем Үзе сакласын.
Бу ак дөнья безгә мәңге түгел,
Бер көн килер аның карасы.
Туганнарың, якыннарың белән
Соңгы сулышкача барасы.
Сагыш салмыйк әле бер-беребезгә,
Усал караш китсен күзләрдән.
Ап-ак карлар төсле ап-ак хисләр
Балкып торсын безнең йөзләрдән.
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1333