Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.
Татарстан Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары ярдәме белән “Белем.ру” порталы тарафыннан оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән. “Белем.ру” хуҗасы Раил Гатауллин сөйләгәнчә, тәкъдим ителгән сайтлардан 64се бәйгегә кабул ителгән. Алар 8 номинация буенча бәяләнгән.
“Үткән ел 77 гариза килгән иде, ул чакта 73 сайтны сайлап алдык, – дип сөйли Раил Гатауллин. – Бәйгенең географиясен киләчәктә киңәйтергә тырышачакбыз. Моңа кадәр Казан татнетчылары бик нык актив иде, быел Актаныш районы аларны да узып китте, алардан 12 интернет-проект жюри игътибарына тәкъдим ителде. Быелгы бәйгенең яңалыгы – tatar домены астында ясалган сайтлар аерым номинация бәяләнде. .tatar домены булдырылу – татар интернеты үсешенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелүен аңлата. Бу доменны теркәүчеләр бар, әмма әле андый сайтлар тулы көченә эшләми. Безнең максат – аны мөмкин кадәр таныту, татнетчыларда татар доменына кызыксыну уяту”.
Ләкин әле яңа номинациягә tatar.ru доменын файдаланып эшләүче ике сайт кына тәкъдим ителгән. Киләчәктә аларның саны артыр дип өметләнәләр. Жюри исә бу ике сайт арасында да беренче һәм икенче урынны ачыклый алган. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге “.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясендә беренче урынны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе яулады. Агентлыкның татар телле версиясе интернетта tatar-inform.tatar адресы буенча быел Татарстан Республикасы көне – 30 августтан эшләп килә.
Раил Гатауллин сүзләренчә, һәр елдагыча бәйгедә иң күп катнашучылар – “Укытучы – җәүһәр” номинациясендә: анда 25 педагог үзара көч сынашкан. “Без татар интернетын инде берничә ел дәвамында күзәтеп барабыз. Гомумән, хәзерге вакытта интернетта татар сайтларының яртысы укытучылар һәм укучылар ясаган интернет-проектлар. Бу мәгариф өлкәсендә уңай күренеш, ләкин башка өлкәләрдә дә татар телле интернет-проектларны үстерү турында уйларга кирәк, бәлки, шушындый бәйгеләр этәргеч булыр. “Белем.ру” проекты кысаларында, без укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәбез. Моның нәтиҗәлелеген хәзер аларның укучылары ясаган сайтлар артуыннан күренә. Укытучылар интернетта үз фикерләрен белдереп, блоглар алып бара башлады, “Белем.ру” сайтында быел унлап блог ачтык, киләсе елга аларга да нәтиҗә ясарга телибез”, – дип искәртә “Белем.ру” җитәкчесе. Шул ук вакытта ул Татарстанның югары уку йортларында татар теленә игътибар аз булуга борчуын белдерә.
Быел иң аз катнашучылар – “Югары белем – фән җәүһәрләре” номинациясендә булган, шуңа күрә анда беренче урын билгеләнмәгән.
VII “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчеләр:
“Укытучы – җәүһәр” номинациясе
1 урын: “Яраткан эшем” сайты (Лаеш районы) – аттестация барышында педагог-китапханәче белергә тиешле булган материаллар тупланган kitap.ucoz.ru
2 урын: “Айгөл сайты” (Әлмәт районы) – татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булган aigyl.jimdo.com
3 урын: Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсуның “И газиз туган телем” сайты (Балтач районы) – alsu-tatar.ru
“Укучы – җәүһәр” номинациясе
1 урын: Тылсымлы объектив (Мөслим районы) – 2906082086.wixsite.com/mizgel
2 урын: Айгизә сайты (Актаныш районы) – aigizia.jimdo.com
3 урын: Айнур сайты (Актаныш районы) – sainur.jimdo.com
Якты күл сайты (Нурлат районы) – svetloeozero.ru
“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе
1 урын: “Белем – бәхет ачкычы”. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты (Балтач районы) – anafisa.jimdo.com
2 урын: “Нәселем – горурлыгым”. Хәбибуллиннар гаиләсе сайты (Лениногорск районы) – habibullinnar.jimdo.com
3 урын: “Бәхетле балачак”. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен кызыклы мәгълүматлар (Лениногорск районы) – kbalachak.jimdo.com
“Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе
1 урын: “Илһам” газетасы, Чаллы шәһәренең Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның «Электрон матбугат» түгәрәге газетасы – ilhamgazite.ru
2 урын: “Китапханәм”. Лаеш районы гомуми урта мәктәпнең китапханә сайты – kkg.ucoz.ru
3 урын: “Классташлар”. Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы – iglaikino.ru
“Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе
2 урын: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты сайты – profkom-kguki.ucoz.com
“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе
1 урын: “Идел” журналы сайты (Казан шәһәре) – idel-tat.ru
2 урын: “Самара татарлары” медиа-порталы – samtatnews.ru
3 урын: “Калеб” яңа буын җыены сайты (Казан шәһәре) – kaleb.tatar
“Tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе
1 урын: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (Казан шәһәре) – tatar-inform.tatar
2 урын: “Гыйлем – татарча фән-фәһем” (Казан шәһәре) – giylem.tatar
“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе
1 урын: “Нигез ташым” (Лаеш районы) – nigezem.ucoz.ru
2 урын: “Өмет йолдызы” (Кукмара районы) – joldyz.clan.su
3 урын: Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты (Мөслим районы) – f-sadriev.hostenko.com
“Җәүһәрләрләрнең җәүһәре” (3 елдан артык “Белем җәүһәре” данын саклаган шәхси интернет-проектлар)
Dilus сайты. Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты – dilus-19.web-box.ru
Саба районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы сайты – marsila.org.ru
* * *
Татарстанның халык шагыйре фикеренчә, туган телен камил белмәгән татарларны да интернет–проектлар конкурсына җәлеп итәргә кирәк.
Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” интернет проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев әлеге тантанада чыгыш ясап, туган телләрен камил белмәүче татарларны да тарих, милләт турындагы сайтлар ясарга җәлеп итәргә һәм алар өчен махсус конкурс оештырырга кирәк дигән фикер әйтте.
«Әгәр дә татар халкының киләчәге турында уйлыйбыз икән, без аны интернеттан башка күз алдына китерергә тиеш түгел. Татар халкының нигезен тәшкил иткән әйберләр шактый күп: ул безнең зур тарихлы милләтебез, сәнгатебез, динебез, милли традицияләребез. Әмма без киләчәккә карап эш итсәк, мин санап үткән әйберләрнең һәммәсен дә истә тоткан килеш интернеттан башка мин татар халкының киләчәген күз алдына китерә алмыйм. Әгәр дә без интернетта үз урыныбызны таба алмасак, интернетта үзебезенең телебезне гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, гомумән, татар халкы турында мәгълүматларны Интернетта урнаштыра алмасак һәм шуңа интернетка керүчеләрне җәлеп итә алмасак, без тарихта сөйрәлеп барачакбыз”, – дип белдерде Разил Вәлиев.
«Татар рухлы татарлар өчен рус телендә булса да конкурс оештырырга кирәк»
Разил Вәлиев бу конкурста катнашкан кешеләрне шушы даирәнең хуҗалары дип атады. “Алар интернет аша татар халкын зур мәгълүмати дөньяга алып чыгалар. Без бу күренешкә игътибарны арттырырга тиешбез. Кайда татар мәктәбе күп, кайда татар рухы көчлерәк, шунда татар кешеләре дә күбрәк. Актаныштан бу бәйгедә 12 кеше катнаша. Монда Актанышның милли рухы тәэсир итә торгандыр. Икенчедән, Актанышта сәләтле балалар өчен ачылган гимназиянең дә тәэсире зурдыр”, – диде депутат.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе татар сайтларын эшли алырдай кадрларны берләштерү кирәклеген белдерде. “Бүгенге көндә Татарстанда 2 миллион татар яши. Дөньяда татарлар 7 миллион диләр, кемдер 15 миллион, ди. Шуларның бүген күпмесе генә татарча сайтлар эшли ала икән? Әмма татарча сайтларны эшли алмаган кешеләр дә үзләрен татар дип саный. Аларда татар рухы бар һәм булырга тиеш. Менә бу кешеләрне үзебезгә ничек җәлеп итәргә, бәлки алар өчен безгә аерым конкурс оештырыргадыр? Чиләбедә булсын, Екатеринбургта, Мәскәүдә, Ерак Көнчыгышта безнең бик тә милли рухлы милләттәшләребез бар. Әгәр алар татар рухлы икән, алар өчен рус телендә булса да татарның тарихы, гореф-гадәтләре турында, әдәбияты, сәнгате турында сайтлар булдырып, конкурс оештырып, аларны да зур татар халкының бер өлеше итәргә, татар халкына куәт алырга кирәктер”, – диде Разил Вәлиев.
«Мәктәптә фәннәрне укыта алмасак, югары уку йортларында татар факультетларын ачуның мәгънәсе юк»
Разил Вәлиев “Белем җәүһәрләре” бәйгесенә югары уку йортларын җәлеп итү өчен ректорларны жюри составына кертергә кирәк дигән фикер җиткерде. Аның әйтүенчә, Казан (Идел буе) федераль университетындагы махсус институт, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты җитәкчеләре белән очрашып, алар белән бергә фикер алышу мөһим. “Без үзебезнең мәгариф системабызны югары дәрәҗәгә җиткерү турында уйламасак, киләчәкне күз алдына китерү бик тә авыр булачак», – ди ул.
Шулай ук хәзерге көндә мәгарифне, аның аерым тармакларын үстерүдә шактый эш башкарылганын искәртте. Күптән түгел хөкүмәт тарафыннан Милли мәгарифне үстерү концепциясен кабул иттелгән. Разил Вәлиев әйтүенчә, аның киләчәктә программасы булырга тиеш. «Без милли университетны ачарга артык өметләнмәсәк тә, югары уку йортларында татар телендә фәннәрне укыта торган укытучылар әзерләргә тиеш. Күптән түгел генә Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча педагоглар әзерләү өчен махсус стипендияләр булдырылды. Бу 15 мең күләмендә, 200 студентка биреләчәк. Без авылларда, мәктәпләрдә фәннәрне татар телендә укыта алмыйбыз икән, димәк, киләчәктә безнең студентлар да булмаячак. Без мәктәптә укыта алмыйбыз икән, факультетларны ачуның мәгънәсе дә юк дигән сүз, чөнки алар анда укырга бармаячак. Аларның анда барырга әзерлеге булмаячак. Бу хакта безгә киңәшләшеп бергә эшләргә кирәк. Бу хакта без иң югары дәрәҗәдә сөйләшергә җыенабыз”, – диде Разил Вәлиев.
КОНТЕКСТ:
Быел да икенче урын — безнеке! / И в этом году второе место — наше!
Просмотров: 1478
http://www.samddn.ru/novosti/novosti/portal-samarskie-tatary-zanyal-vtoroe-mesto-na-vsemirnom-konkurse-dragotsennosti-znaniy/