Гали авылының таң йолдызы

dsc_0252Сиздермичә генә, гомерләр узып бара. Ләкин дә шул агымда туктап сокланырлык мизгелләр дә килеп чыга. Саимә ханым Морзаханованың «Күңелем җәүһәрләре» исемле китабы шундыйлардан. Аның язганнарын укыганда, күңелем әнкәй белән сөйләшкәнне хәтерләтә. 

Саимә ханымның иҗаты тәрбияви чараларга багышланган. Ә әниләребез гомерләренә тәрбиялиләр. Арабызда шундый кешеләр булганга куанып яшимен. 

Китабында һәр язма күңелемә җылылык өсти. Табигать матурлыгы, туган якка мәхәббәт,  гаиләне саклау проблемнары,  динебез Ислам, сәнгать яңалыклары,  гореф-гадәтләребез — барчасы да авторның күз угында.

Саимә апа — бәхетле җан. Туган ягына тугры калып, үз авылында халкы белән горурланып яши. Язганнарын укыганда, күзләрдән яшьләр агыла,  озак та үтми, елмаеп җибәрәсең.  Автор уттан алып суга сала белә. Әлбәттә, бу сәләт — Аллаһы Тәгалә бүләге.

Саимә апабыз гореф-гадәтләребезне сүз белән генә зурламый, ул аларны эшләп тә күрсәтә. Кулъяулыклар чигеп тарату — гамәлләрнең берсе. 

Саимә апа Морзаханова — төбәгебезнең  моңлы сандугачы,  уңган карлыгачы,  татлы бал корты, Гали авылының таң йолдызы.

Нурания ӘБЗАЛОВА.
Байтуган авылы, Камышлы районы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1437

Комментирование запрещено