Казанда Татарстан Конституциясенең 24 еллыгына багышлап, “Акыл фабрикасы” лекторий уздыра.
7 ноябрь көнне Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Конституциясенең 24 еллыгына багышлап, “Акыл фабрикасы” лекторий уздыра. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее берлектә оештырган «Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, декларация һәм килешү» дигән темага лекторий музейда 16.00-18.00 сәгатьләрдә үтәчәк. “Татарстан моделе нәрсә ул? Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – ул нинди?“ дигән сорауларга җавап эзләү, халыкара тәҗрибә турында фикер алышу планлаштырыла. Ахырда “Ябалак” берләшмәсе интеллектуаль уен оештырачак. Катнашучылар командаларга бүленеп көч сынашачак. Биредә кызыклы сорауларга җавап эзләп, яңа белемнәр тупларга тәкъдим ителә.
“Акыл фабрикасы”ның модераторлары — Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов. “Республика нигезләре: Декларация, референдум, Конституция. Татарстан Конституциясе ничек төзелде?” темасына җәмәгать эшлеклесе, 1999-2003 елларда Дума депутаты Фәндәс Сафиуллин чыгыш ясаячак.
Академик, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров “Татарстан моделе нәрсә ул? Федераль үзәк белән килешү төзү — сөйләшүләр, альтернативалар, фактлар” темасын күтәрергә җыена.
* * *
Образовательное мероприятие состоится 7 ноября в Музее истории государственности Татарстана.
Образовательно-практическая школа «Акыл фабрикасы» проведет в Казани лекторий, посвященный 24-летию Конституции РТ. Мероприятие под названием «24 вопроса о модели Татарстана: Конституция, декларация и договор» состоится 7 ноября с 16 до 18 часов в Музее истории государственности Татарстана. сообщили в пресс-службе Всемирного форума татарской молодежи.
Модераторами лектория выступят представители Всемирного форума татарской молодежи Табрис Яруллин и Айрат Файзрахманов. Спикерами мероприятия станут экс-депутат парламента РТ и Госдумы Фандас Сафиуллин с рассказом об истории принятия Конституции РТ, а также доктор исторических наук, бывший депутат парламента РТ Индус Тагиров с докладом «Что такое «модель Татарстана?»»
В конце лектория объединение «Ябалак» проведет интеллектуальную командную игру.
Просмотров: 1017
Конституция РТ имеет формальный статус и нужна только для удовлетворения пафосно-тщеславных амбиций местной элиты. Типа мы такие крутые, у нас своя конституция и президент, завидуйте нам! А фактически-то какая от нее польза? Нулевая, на мой взгляд.
Мин яратам сине Татарстан!!!
Ал таннарын очен яратам
Кук кукерэп , яшен яшнэп яуган, янгырларын очен яратам!