Шөкер, җирләребезгә җан кергәндәй булды! Яңа Ярмәк авылы кырларында хәзер берничә фермер тир түгә.
Җирдән дә кыйммәтрәк нәрсә, анадан да кадерле кеше бармы икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Ана безгә гомер бүләк итсә, җир тукланырга ризык бирә.
Җир өстендә үз аякларың белән басып йөрүгә дә ни җитсен соң? Менә очкычка утырып, очып кара әле син… Йә лифтта югарыга мен һәм аска төш — йөрәгеңне өзеп алгандай була бит!
Ана кеше баласы өчен җанын да җәлләми, соңгы кабым ризыгын да аңа бирә, «балам» дип җан атып яши. Җир дә шулай ук, әгәр аны яхшы итеп сөрсәң, йомшартсаң, тырмаласаң, әйбәт орлык чәчсәң, чүбен утасаң, утыртканың уңыш бирми калмас. Хезмәтеңә күрә хөрмәте булыр.
Безнең Яңа Ярмәк авылы кырлары гаҗәеп уңдырышлы. Аллаһыга шөкер, дисәк тә була инде хәзер, алар эшкәртелә башладылар. Авылыбыз тирәләрен амброзия баса башлаган иде инде, хәзер Ярмәгебезнең бер ягында көзге уҗым чәчелгән, икенче ягыннан — әрәмәлекнең өстеннән — көнбагыш җыеп алдылар.
Табигать анабызның муллыгы иде ул әрәмә. Нинди генә кошлар сайрамый да, нинди генә агач-куаклар үсми иде анда! Шомырт, балан, карлыган, берлегән… Андагы җиләкне җыеп бетерерлек түгел, печәннең дә биредә иге-чиге юк иде.
Әле дә истә, колхоз вакытында биредә өмә үтә, барсы да шау-гөр килеп печән чабалар иде. Су буенда эшчеләргә ашарга пешерәләр, ә без, бала-чагалар, өлкәннәрнең эшләгәннәрен күзәтеп утырабыз. Инде колхозлар да бетте, печәнлекләр дә кирәкмәскә әйләнде. Әрәмәдә бер агач заты да калмады…
Шөкер, авылыбыз кырларында хәзер берничә фермер — милләттәшебез Рәфис Габидуллин, үзбәк милләтеннән булган Азизулла Пулатханов, Исаклы районының Кәник авылыннан (Ганькинодан) Андрей исемле бер уңган ир-ат - тир түгәләр. Җирләргә җан кергәндәй булды! Тракторлар гөрләп эшли, саламнар җыелды, кырлар сөрелде. Ходай Тәгалә генә күпсенә күрмәсен, җирләребез уңышлар бирсен, хуҗалыклар эшләп торсын иде, дигән теләктә калам.
Нишләрбез без кара җирне
Тракторлар сөрмәсә?
Нишләрбез без киң кырларда
Шаулап иген үсмәсә.
Авылыбыз яшәсен иде шул!
Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.
Камышлы районы.
Просмотров: 1314
Моё любимое,родное село!!!
Приятно жить в деревне,приятно жить в селе.Куда ни глянь просторы и небо в синеве.А воздух,что за воздух?И дышится легко.Такая вот деревня,такое вот село.