Әфидә апа Сафиуллина-Каюмова — минем укытучым. Быел февральдә аңа 90 яшь тулды. Инде шактый олы яшьтә булса да, ул һаман яшь чакларындагыча безгә, яраткан “Бердәмлек” татар газетасына үзенең яшьлек хатирәләре, истәлекләре турында язып тора, шигырьләрен дә җибәрә.
Менә хәзер дә үзенең бер шигырен “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим иткән. Ул “Намаз” дип атала. Сез дә укыгыз, Әфидә апабызның бу тирән эчтәлекле фәлсәфәле шигъри юлларыннан гыйбрәтләр алыгыз.
Намаз
Изге гамәл — тик намаз белән генә,
Теләгең үтмәс намазсызлыктан.
Хак намаз укысаң гына бу дөньяда
Тыелырсың бар бозыклыктан.
Намаз укысаң Аллага якынаясың,
Намаз укыганда Аның белән рухың серләшә.
Намаз — караңгыдан нурга чыгара,
Чын дөрес намаз укысаң гына,
Күңел күзең яктыра, теләгең кабул була.
Туганнан алып хәзергәчә
Кайгы-хәсрәтләргә ничек йөрәк түзә?
Үз-үземә шундук җавап бирәм:
Намазым — дога уку мине исәнләтә,
Аллаһы Тәгалә яшәтте һәм яшәтә.
Аллаһыга шөкер, әле дә намаз укыйм,
Намаз укып тереләм, хушланам!
Әгәр намазларымны укысам,
Мин бар кайгылардан бушанам.
Укыган саен шатланамын,
Намаз укый белгәнгә,
Аллаһыга дога кылам, шөкер итәм
Көч-күәтен биргәнгә.
Әфидә апаның сикәлтәле тормыш юлына багышлап язылган һәм Кләүле районының “Знамя Родины” газетасында күптән түгел генә дөнья күргән язманы да редакциягә җибәргән ул. Без аның тормышы турында “Бердәмлек”тә инде күп мәртәбәләр язган булсак та, бу үзенчәлекле язманы тәкъдим итәргә булдык.
Кайгылар онытылыр әле бер
Бүген мин сезгә ачы язмышка каршы торган, юлында очраган киртәләрне җимереп, алга таба атлаучы гаҗәеп бер кеше турында сөйләргә булдым.
Әфидә Хөснулла кызы Сафиуллина-Каюмова Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәте ветераны, икенче группа инвалиды. Кләүле станциясенә моннан берничә дистә еллар элек Камышлы белән Кләүле әле бер районга кергән вакытта, ире, сугыш ветераны Заһид абый белән авыру кызлары янына килеп урнашкан булганнар.
Шул чактан бирле инде күпме сулар аккан, күпме гомерләр үткән. Әнә быелгы кышны Әфидә апага 90 яшь тә тулган инде.
Ул 1926 елның февралендә Камышлыда күп балалы гаиләдә туа. Берникадәр вакыт үткәч алар күршедәге кечкенә генә Бозбаш авылына күченәләр. Биредәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, башка балалар белән бергә үзенең ничек Камышлыга укырга йөрүен әле дә хәтерли Әфидә апа.
- Ул елларда авылда балалар күп иде, — дип сөйли Әфидә апа. — Пычрак көз, яз, суык кыш дими без, шау-гөр килеп, иртүк Камышлыга укырга барабыз, ә дәресләрдән соң кабат Бозбашка кайтабыз. Шулай һәр көнне унар чакрым араны җәяү үтә торган идек. Безгә барыбер укырга кызык иде ул чакларда.
Сугыш башлануы турында хәбәр килгәндә кызга нибары 14 яшь кенә була әле. Әнисе дөньяга сигезенче сабыен көткәндә, ирен фронтка озата. Шуннан соң кечкенә сеңелләре һәм энеләре турында кайгырту өлкән балаларга, беренче чиратта, Әфидәнең җилкәсенә төшә.
- Өйдәге, хуҗалыктагы эшләр белән бергә, безгә әле колхозда да хезмәт итәргә туры килә иде — уңышны урып-җыю вакытында ындыр табагында эшли идек.
1942 елда безне шәфкать туташлары курсларында укыта башладылар, шул ук елны мин татар педагогия училищесына да укырга кердем.
Ә инде 1944 елның декабрендә безне, бер төркем кызларны, баштан Куйбышевка (хәзерге Самара), аннан соң Мәскәүгә җибәрделәр. Анда хәрби госпитальләрдә эшләргә туры килде. Аллаһының кушуы буенча, тиздән бу канкойгыч сугыш тәмамланды һәм без яңадан өйләребезгә әйләнеп кайттык, — дип сөйли, күз яшьләрен сөртә-сөртә Әфидә апа.
Тормыш бер нәрсәгә дә карамый дәвам итә. Педучилищены тәмамлап, ул 1945 елның сентябрендә укытучы булып Йолдыз авылының башлангыч мәктәбе бусагасын атлап керә. Нәкъ шунда үзенең булачак ирен, сугыш кырыннан нык яраланып, инвалид булып кайткан фронтовик Заһидны очрата һәм алар гаилә корып җибәрәләр. Читтән торып Бөгелмә педагогия институтында укып, югары белем дә алалар.
Күрше Дәүләткол авылында җидееллык мәктәп ачылгач, Әфидә апа биология һәм география фәннәрен, ә Заһид математика укыта. Алар 35 елдан артык гомерләрен укытучы хезмәтенә багышлыйлар.
Әфидә апа үзенең күпсанлы укучылары күңелендә якты эз калдыра алган. Әле дә исәннәре (ә араларында Рөстәм Мингалимов кебек күренекле татар язучысы да, техник фәннәр докторы Олег Каюмов та, танылган журналист, “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да, табиб Рифкать Рәфәгыйтдинов та бар) үзләренең яраткан укытучыларын – Әфидә апаларын онытмыйлар, гел телефоннан шалтыратып, хәлен белеп торалар, мөмкин булганда кайтып та күрешеп китәләр.
Әфидә апа яшь чагыннан бирле шигырьләр язу белән шөгыльләнә. Кайсыларының җирле газеталарда да, Татарстан басмаларында да басылганы бар. Ул шулай ук район газеталарына мәкаләләр дә җибәреп тора. Өлкәбездә “Бердәмлек” татар газетасы чыга башлагач Әфидә апа аның даими штаттан тыш хәбәрчесенә әйләнеп китте.
2000 елда ул үзенең 55 ел бергә гомер иткән ирен, сугыш ветераны Заһид Хәйретдин улын җирләде. Ә моңа кадәр алар бер-бер артлы үзләренең өч улларын да югалтканнар иде.
Шундый язмыш кыйнаулары да бу көчле хатынның рухын барыбер сындыра алмый. Әфидә Хөснулла кызы Аллаһыга, дингә ышанган диндар кеше буларак, тормыш көчен, сөйләве буенча, догалардан ала. Көн саен биш намазын калдырганы юк, бөтен дин йолаларын да үтәп бара.
Менә шундый ул, арабызда яшәүче туксан яшьлек Әфидә Хөснулла кызы Сафиуллина-Каюмова. Алга таба да Ходай аңа сабырлык, яшәргә көч бирсен иде.
Светлана КУДРЯШОВА.
“Знамя Родины” Кләүле район газетасы хәбәрчесе.
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН әзерләде.
Просмотров: 1236
Ул минем дя укытучым!!! Исянлек саулык сезгя Эфидя апа !!!!