Килер бер көн…

Гали авылы мәдрәсәсе.

Гали авылы мәдрәсәсе.

15 ел элек, Похвистнево районының Гали авылында мәдрәсә ачылгач, авылның бөтен баласы да шунда йөреп дин гыйлемен ала иде. Ә бүген анда укырга берничә бала гына йөри.

Җир шары — бөтен кешелек дөньясының уртак йорты. Ә без анда кунак кына. Аллаһы Тәгалә безгә җиргә ни өчен килүебезне аңлату өчен төрле сынаулар бирә, ә без шуларны күрмәмешкә салышып, һаман дөнья куабыз.

Ата-бабаларыбыз, туган авылларыннан ерак китеп йөр­мәгәнгә күрә, дөньяда ни хәлләр барын белмәгәннәр. Ал­лаһыга ышанып, чын күңелдән гамәл кылып, ачлы-туклы яшәсәләр дә, ураза тотып, ифтар мәҗлесләре үткәргәннәр. Бигрәк тә ата-ана сүзеннән чыгу зур гөнаһ булган. Яшьләр никахсыз яшәмәгәннәр, ә инде кавышсалар, гомер буе бер-берсенә тугры булганнар.

Бер кечкенә генә өйдә берничә буын кешеләре яшәгән. Кайчакта бер бүлмәдә икешәр бишек асарга да туры килгән.Бәби туе да уздырганнар, сөннәт йоласын да җиренә җиткереп үтәгәннәр.

Элек заманнарда телевизор — компьютерлар булмаган, ә менә Коръән китабы һәр йортта диярлек булган. Шуңа дин дә көчле булган, күрәсең.

Ә без хәзер телевизордан бөтен дөнья яңалыкларын белеп торабыз. Кайда самолет һәлакәткә очраган, кайда нәрсә шартлаган… Гомеребез буш сүз сөйләп үтә. Бу да  сүз йөртү, гайбәт сөйләү бит. Белсә-белмәсә кеше әйткәнне телефон аша башкаларга җиткерүне өстенрәк күрүчеләр байтак.

Шәһәр дә якынайды, балалар да русча гына сөйләшә башлады. Ә әти-әниләре, вата-җимерә булса да, аларга русча җавап бирәләр. Тагын бер-ике буын үтүгә  безнең оныклар үзләренең татар булуларын оныта да башларлар инде.

15 ел элек, Похвистнево районының Гали авылында мәдрәсә ачылгач, авылның бөтен баласы да шунда йөреп дин гыйлемен ала иде. Ә бүген анда укырга берничә бала гына йөри.

Халык дөнья куа хәзер. Акчасы күбрәк булган саен тагын да күбрәк табасы килә. Хөсетлек зур шул. Тик иртәме, соңмы, бу байлыкларны калдырып китәргә туры киләчәген белмибезмени?

Ватаныбыз – ул кендек каныбыз тамган җир. Җир безне туендыра да, киендерә дә, эчәргә су, суларга һава, яшәргә көч бирә. Салган йортларыбыз, җыйган байлыгыбыз җир астындагы һәм җир өстендәге байлыктан тора. Кеше үз җирен, үз Ватанын яратса, язмыш аны кайсы җиргә илтеп ташласа да, туган-үскән  җирен сагынып-юксынып яши, картайган көнендә үз туфрагына кайтырга тырыша. Ә кайта алмаганнары үле гәүдәләрен кайтарып күмәргә васыять әйтеп калдыра.

Шунысы начар, күпләребез гомер буе эшләп, балалар үстереп, аларны өйләндереп, оныклар туа башлагач кына намазга басалар, динне өйрәнә башлыйлар. Кайберәүләр: ”Пенсиягә чыккач намазга басармын әле”, — дип яшиләр. Ә бит пенсия яшенә җитәсеңме, юкмы, анысы Ходай кулында.

Күптән түгел бер мулла шундый вәгазь сөйләде: “Аша­рыңа булса, кияргә ике күлмәгең һәм түбәтәең, баш өстеңдә түбәң, исәнлегең булса, син инде бәхетле кеше. Аллаһыга шөкер итеп, аткан һәр таңга шатланып, дөнья матурлыгына сөенеп, Аллаһының кодрәтенә шаккатып, гамәл кылып яшә дә яшә инде. Юк, нәфесен, комсызлыгын тыя алмаган халык саны күбәйгәннән күбәя бара. Ә “дөнья куу” сүзе юктан килеп чыкмаган бит ул. Куа-куа кеше гомере бик тиз узып китә. Ходай Тәгалә каршына барып баскач, нәрсә булыр, ничек җавап бирербез икән? Бизмәнгә салып үлчәргә берәр изгелекләре булырмы икән?

Пәйгамбәребез өммәтен­нән булырга теләсәк, ул кушканнарны төгәл үтәргә кирәк, шунда гына әҗер-саваплары безгә рухи ризык булып кайтачак.

Биргәненә шөкер кылып, үз Ватаныбызда, үз җиребездә, үз нигезебездә гамәлләр кылып, калебебезне изгелек белән тулыландырып, күңелләребезне иман нуры белән ямьләндереп, нәфесебезне тыеп яшәргә тырышыйк. Чөнки һәрберебезгә килер җирдәге гамәлләребезгә хисап бирә торган ул көн”.

Бик дөрес сүзләр бит бу. Шуны истә тотсак иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1410

2 комментариев

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Илебезне саталар. Җирсез калып барабыз. Белем алу түләүле. Медицина түләүле. Түләр өчен акча табарга кирәк. Тормыш үзе куа безне. Болай дәвам итсә динсез дә калабыз илсез дә калабыз.

  2. Ае шул Саймя апа Без мядрясяне житяклягян чакта 25 ир бала хям 15 кыз бала укыды авылдашларыбызда бик куп укып йореде