Үз авылыма гашыйкмын

iҮз авылыма сокланам,
Күз генә тия күрмәсен!
Бәла-казалардан саклый
Изге Морат чишмәсе.
Күңелләргә шатлык өстәп
Авылым үсә, зурая.
Зәңгәр күккә уралып,
Ак төтеннәр юл ала.
Кыш көне дә эш тукталмый,
Уңган халкым мәш килә.
Кыяр-помидорлар бездә
Яз башыннан өлгерә.
Төсле калайлар җитештерелә,
Матурайтыйк йортларны.
Ярымайларын күккә сузып
Балкый иман йортлары.
Авылым өстендә яңгырый
Моңлы азан моңнары.
Һәрбер йортта Коръән тавышы,
Килен-бәбәй туйлары.
Хәләл ризыклар, сыек май -
Барысы үзебездә.
Бертуганнардай яшибез,
Аяз күк өстебездә.
Сакланып килә бүген дә
Гореф-гадәт, йолалар.
Кунакларның килгән берсе
Безгә «бишле» куялар.
Биш бармакны бергә җыйсаң,
Йодырык хасил була.
Бердәм булып, ярдәмләшеп
Яшибез Аллаһы кушса.
Җаным-тәнем, рухым белән
Үз авылыма гашыйк.
Без бит Гали уңганнары -
Бәхетле булып яшик!

Сәимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1240

Комментирование запрещено