Һәр мәзәктә – асыл мәгънә

%d0%ba%d0%b2%d0%bd8 ноябрь – Халыкара КВН көне

1961 елда беренче тапкыр зәңгәр экраннарга чыккан “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) уены бүген дә популяр. Аны балалар да, өлкәннәр дә яратып карый. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында шаяннар һәм тапкырлар үз командаларын булдыралар, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә берничә ел элек “Алга” командасы барлыкка килгән. Ул үзен шәһәр Шаяннар һәм тапкырлар клубының яшүсмерләр лигасында гына түгел, Татарстан Республикасында үткән уеннарда да танытып өлгергән инде. 9-11 сыйныф укучыларыннан торган команда әгъзалары физика укытучысы Рәшит Камил улы Саттаров “канаты астында” эшлиләр. Без команданың төп составы – 11 сыйныф укучылары Гөлнара Галимова, Азат Куртяков һәм Лиана Курмакаева белән очрашып, “Яктылык” шаяннарының һәм тапкырларының тормышлары белән кызыксындык.

- Кызлар, егетләр, чыга­рылыш сыйныфы укучылары күбрәк БДИ, кайда укырга керү турында баш ваталар, ә сез КВНда уйнап йөрисезме?

- Шаяннар һәм тапкырлар клубы — уен гына түгел, ул ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шыр­га, телеңне чарларга, те­лә­сә нин­ди шарт­лар­да оп­ти­мист бу­лып ка­лыр­га өй­рә­тә. КВН уйнаучыларны зур һәм тату бер гаилә дип тә атап була. Чыгыш вакытында реквизит, яисә ярдәм кирәк икән, шикләнмичә башка командага мөрәҗәгать итә аласың, сиңа шунда ук ярдәм итәчәкләр.

Ә уеннарга без буш ва­кыт бул­ган­да әзерләнәбез. Ял көн­нә­рен­дә ко­ман­да­ бе­лән оч­ра­ша­быз, яңа фи­кер­ләр, иде­я­ләр бе­лән ур­так­ла­ша­быз, — дип минем фикергә каршы килде Лиана Курмакаева.

- Телевидениенең беренче каналында барган уеннарга командалар өчен мәзәкләрне махсус кешеләр яза, дип ишеткәнем бар, “Алга” ко­мандасы бу мәсьәләне ничек хәл итә?

- Без сценарийны үзебез язабыз. Лигада һәр команданың кураторы бар, мәзәкләр, программа аның цензурасы аша үтә. Әмма без берникадәр вакыттан соң үзебезнең куратордан баш тарттык, чөнки уеныбызда милләтебезгә хас булган акцентлар белән татарларны танытырга телибез, ә ул безнең белән бөтенләй үк килешеп бетми иде, — дип сөйли команданың капитаны Гөлнара Галимова. – Самараның Шаяннар һәм тапкырлар клубының яшүсмерләр лигасы ярымфиналында егермеләп команда арасыннан беренче дистәгә кердек, ә бу жюри әгъзаларының юмористик тамашаларыбызга яхшы бәя бирүен аңлата. Әлбәттә, омтылыр биеклекләр бар әле һәм без беренче урын өчен көрәшергә әзер. Команданың исемен аклап, бары тик алга гына барабыз!

- Татарстан Республика­сының яшьләр үзәге оештырган “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” уенында да көч сынап карагансыз икән. Анда нинди нәтиҗәләргә ирештегез? Рус КВНы бе­лән татарларның ШТКсы арасында аерма бармы?

- 2014 елда “ШТКның татар юниор-лигасы” уеннарында финалга үтеп, 5 команда арасында өченче урынны яулаган идек, — дип җавап бирде Азат Куртяков. — Татарстанда уеннар бөтенләй башка дәрәҗәдә оештырылган. Беренчедән, ШТК уеннары саф татар телендә үтә. Икенчедән, Самарада яшүсмерләр лигасы уеннарын карарга күбесенчә мәктәп балалары килсә, Казан залында студентлар һәм өлкәннәр дә утыра. Безгә, рус телендә чыгыш ясарга өйрәнгән командага, бу шартлар авыр булып тоелды. Шулай да ниятебездән кире кайтмадык. Әзер сценарийны, мәзәкләрне татарчага тәрҗемә итеп, Казан аудиториясенә тәкъдим иттек. Безнең чыгышка алар югары бәя бирделәр.

- Сезнең командада чыга­рылыш сыйныфы укучылары гына уйный. Үзегезгә алмаш әзерлисезме?

- Бу турыда балаларга еш кабатлыйм һәм уенчыларны 6 – 7 сыйныф укучылары арасыннан сайлап, “тәрбияләргә” киңәш итәм. Бу очракта балалар клубта 2-3 ел гына түгел, озаграк та уйный алырлар иде. Киләчәктә Татарстанның “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” белән элемтәне ныгытып, алар оештырган уеннарда ешрак катнашырга исәп, — диде “Алга” командасы директоры Рәшит Саттаров һәм, сүз уңаеннан, балаларга Казанга барырга ярдәм иткән Самараның “Рәхимов клиникалары” стоматология үзәгенә, шәхсән аның җитәкчесе Ринат Рәхимовка рәхмәт белдерде.

“Газета укучыларына нин­ди теләктә каласыз?”, — дигән сорауга “алга”лылар: “Көлегез, көлегез! Файдасы күп белегез! Ләкин һәр мәзәктә асыл мәгънә, акыл ятуын онытмагыз”, — диделәр.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 955

Комментирование запрещено