Ноябрьнең беренче көннәреннән үк ап-ак кар төште. Агачлар әле сары-кызыл яфракларын да коеп өлгермәделәр, ә тәлгәш-тәлгәш баланнар һәм миләшләр кып-кызыл булып янып утыралар. Шөкер, кырларыбыз сөрелгән, уҗымнар ямь-яшел булып үсәләр. Йорт тирәсендә дә авыл кешеләренең эше азайды. Ап-ак салкын кышны каршы алырга җыенган бер мәлдә мәктәп балаларын да әзрәк ял итәргә җибәрделәр.
Безнең Яңа Ярмәгебезнең клуб ишеге һич ябылмый. Анда мәктәп балалары белән төрле уеннар, әкият кичәләре үткәрәбез, үзләрен биергә, җырларга өйрәнәбез. Ә 4 ноябрьдә яшьләр өчен “Көзге бал” бәйрәме дә оештырдык.
Кичә буласы көнне Мәдәният йортын матур итеп бизәдек, биредә яшелчәләрдән күргәзмә дә ясадык.
Чараны алып баручы кызыбыз Розалина Госамова очрашуга килгән яшьләрне бәйрәм белән котлады. Аннан соң сүзне клуб мөдире алды. Ул да яшьләрне тәбрикләп, үзләренә исәнлек-саулык, уңышлар теләде.
Алып баручы кызыбыз яшьләрнең барысын да бәйгеләрдә, уеннарда катнашырга чакырды. Иң элек чарада катнашучыларыбыз табышмакларга җаваплар әйттеләр. Аннан соң ике команда оештырылды. Аларның икесе дә сынатмады, төрле бәйгеләрдә, уеннарда көчләрен җәлләмәделәр.
Бу көнне Азалия Фәйзуллина исемле бер чибәркәебезнең туган көне дә иде әле. Кунак егете Раил аңа багышлап Фирдүс Тямаевның “Сандугачым” җырын башкарды. Афәрин! Рәхмәт, иркәм. Шулай киң күңелле, ачык йөзле, башкаларның кәефләрен күтәрүче булып кал! Үзеңнең тормыш юлыңны табып яшәргә насыйп итсен сиңа.
Барсы да шат күңел белән “Көзге бал” кичәсендә биеделәр, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар. Бәйрәм ахырында чараны алып баручы кызыбызга һәм барлык катнашучы яшьләребезгә чиксез рәхмәтемне белдердем.
Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.
Камышлы районы.
Просмотров: 1181