10 ноябрь – Эчке эшләр хезмәткәрләре көне
“Төрле һөнәрләр бар, теләгәнеңне сайлап ал”, дип язган Владимир Маяковский “Кем быть?” шигырендә. Әйе, җәмгыятьтә һәркемнең үз урыны, аңа гына ошый һәм ул гына булдыра ала торган эше бар. Кемдер барыбыздан да яхшырак итеп балаларга белем-тәрбия бирә, кемдер сәламәтлегебез сагында тора, кемдер иген үстерә, икмәк пешерә, сата, кемдер җир үзәгеннән кара алтын суырып ала. Ә барыбызның да тыныч тормышы сагында полиция хезмәткәрләре тора.
Бүген, полиция хезмәткәрләре көнендә, хөрмәтле укучыларыбызны үз эшен, үз урынын тапкан юстиция капитаны Минзилә Фоат кызы РӘФЫЙКОВА белән таныштырабыз.
Форма кигән хатын-кызларны күргәндә күңелемдә, ихтыярсыз, соклану хисе уяна. Йомшак табигатьле, нечкә күңелле, мөлаем хатын-кызлар җаваплылык, принципиальлек, туры сүз, үз дигәнендә тора белү таләп иткән эштә ничек эшли алалар икән, дип гаҗәпләнәсең.
Минзилә Яңа Усман авылында яшәүче Фоат һәм Зөлфия Аскаровларның мәхәббәт җимеше булып дөньяга килә. Тату, матур гаиләдә тәрбияләнгән кыз мәктәптә дә яхшы укый, һәрьяклап үрнәк тә була. Шау-гөр килеп мәктәп еллары үтә. Соңгы кыңгырау чыңы, чыгарылыш кичәсе дә артта кала. Тәрбияче, укытучы һөнәренә хөрмәте зур булса да, кыз медицина фәнен сайлый һәм Похвистневоның медицина колледжына укырга керә. Анда диплом алган Минзилә һөнәр сайлауда ялгышуын аңлый һәм, тормышын 180 градуска борып, Татарстанның Алабуга милиция мәктәбенә укырга китеп бара. Ә аны тәмамлаганнан соң Казанда эшләргә юллама ала.
Минзилә Казан аэропортында эшли башлый. Тик эше ошаса да, коллективка күнсә дә, күңеле белән гел туган якка тартыла ул. Ризыгы, язмышы шунда булган, күрәсең. Лейтенант Минзилә Аскарова Камышлыга кайта һәм районның эчке эшләр бүлегенә следователь булып эшкә урнаша.
Ул белемен камилләштерү максаты белән Самара университетының юридик факультетында читтән торып укый. “Үз эшенең остасы Сания Мөхтәбәр кызы Дәүләтшина кулы астында эшләве минем өчен зур мәртәбә иде. Ул үзенә дә, хезмәткәрләренә дә бик таләпчән булды. Тәҗрибәле, туры сүзле, дөрес юлдан баручы Сания апабыздан күп нәрсәгә өйрәндек без һәм аңа әле дә рәхмәтлебез”, — дип сөйли язмамның герое.
Минзилә Фоат кызы сөекле тормыш иптәшен дә милициядә таба. Иске Ярмәк егете Айдар Рәфыйков белән кушылганда: “Гомергә бергә. Кайгыда да, шатлыкта да гел янәшә атларга”, — дип антлар бирешеп гаилә учагы кабызып җибәрәләр алар.
Бер елдан тупырдап торган кызлары дөньяга килә. Август Минзиләгә Илинаны бүләк иткән булса, декабрь Айдарыннан мәхрүм итә. Көтелмәгән юл һәлакәтеннән соң Минзилә тол, ә кечкенә Илина ятим калалар. Дөрес, яраткан онык тирәсендә әби-бабай да бөтерелә. Зөлфия белән Фоат аның өчен өзелеп торалар…
Ә Минзилә әле дә ялгыз. “Айдарны алыштырырдай кеше очратмадым әле”, — дип, башы белән яраткан эшенә чума. “Тырыш, башлаган эшне җиренә җиткереп үти, тәвәккәл”, — дип бәялиләр аны җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә. «Гүзәл хатын-кызларыбыз башкарып чыга алмаган эш юктыр ул. Алар булган җирдә һәрвакыт пөхтәлек, тәртип булыр. Үз эшләренә карата тугрылык сыйфаты хас һәм бик ышанычлы хезмәткәрләр алар», — ди районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Радик Минәхсән улы Гатауллин үзенең хезмәткәре турында.
Әле кичә генә район эчке эшләр бүлегенең ишеген тәүге тапкыр ачып кергән иде Минзилә. Инде 9 ел гомер үтеп тә киткән. Аның зифа буй-сынына форма килешеп тора, погонындагы йолдызлар йөзенә нур өсти. Андыйлар турында: “Хезмәтендә бәхетен тапкан”, — диләр. Яраткан эше, якын иткән коллективы бар. Йөрәге батыр, күңеле матур булган хатын-кызларга ышанмый, сокланмый мөмкин түгел.
Бәйрәм белән, полиция хезмәткәрләре!
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Артур ӘБДРӘХИМОВ фотосурәте.
Просмотров: 1406