Бөтен галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәрнең соңгысы – Мөхәммәд (с.г.в.) образы аша Ислам диненең асылын ачкан фильм, ниһаять, Россия тамашачысына да килеп ирешә. Танылган Иран режиссеры М.Мәҗиди тарафыннан төшерелгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) балачагын тасвирлаган “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы Россия кино прокатына чыга.
Нәфис фильмны беренчеләрдән булып Дагыстан тамашачылары күрәчәк. Кинокартина Дагыстанның «Россия», «Октябрь», «Миркато», «Москва» кино театрларында 18 ноябрьдән башлана.
Бөтен фильм буена вакыйгалар кызыл җеп булып сузылган “мәхәббәт, ярату” төшенчәсе тирәсендә бара. Ана белән бала мәхәббәте, бабасы Габделмоталлиб белән бала мәхәббәте, Мөхәммәднең агасы Әбү Талиб (әтисе Габдуллаһның бертуганы) белән бәләкәй Мөхәммәд арасындагы җылы мөнәсәбәтләр… Бу яратуның иң югары ноктасы булып Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт тора. Режиссер фильм буе безне шушы моментка алып бара. Калебләрне чистартучы, күңелләрне нечкәртүче мизгелләр була бу…
Режиссер үзе бу хакта: “Мин бу фильм белән бөтен дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребезнең шәфкатьлелеге аша Ислам диненең тынычлык, мәхәббәт, игелеклелек һәм гуманлылык дине икәнлеген күрсәтергә омтылдым. Ислам дине кешенең бөеклеген барысыннан да өстен куя. Бу фильм кеше бөеклегенең бөтен матурлыгын һәм гуманлылыгын күрсәтә дә инде”, — дигән иде, “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмының асылын төшендереп. Бу сүзләрдән шул аңлашыла: М.Мәҗиди бәләкәй Мөхәммәд образы аша Ислам диненең чисталыгын безгә җиткерергә омтыла.
Бүген көндә Ислам диненең тынычлык, мәхәббәт, игелеклелек һәм гуманлылык дине икәнлеген мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү зарурлыгы бигрәк зур. Ислам дине артына качып төрле терактлар оештырылганда, ДАИШ кебек афәтләр килеп чыгып торганда бигрәк тә.
Режиссерның “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмын төшерүгә юкка алынмаган, әлбәттә. Фильм идеясе Европада Мөхәммәд пәйгаммбәргә карикатура ясаганнан соң чыккан гаугадан соң туган. Дин кардәшләренең, шушы вакыйгаларга үч итеп, флаглар ягуы һәм демонстрациягә чыгуы М.Мәҗидигә ошамаган, ул мөселманнар моннан өстен дип саный. Шуңа күрә режиссер башка юлны сайлаган — Пәйгамбәрне һәм ислам диненең асылын, бөтен матурлыгын күрсәтергә теләп, фильм төшерергә алынган.
Баштан ук шуны аңларга кирәк: озак еллар дәвамында бик зур акчалар тотып төшерелгән “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы биографик картина түгел. Ул, Мөхәммәд пәйгамбәрнең балачагын тасвирлап, һәр адымын күрсәтеп барган кебек тоелса да, барыбер бу картина нәфис фильм булып кала. Режиссер бәләкәй Мөхәммәднең биографиясен тулысынча ачып бирүне максат итеп тә куймаган булса кирәк. Шунысы мөһим: М.Мәҗиди дин белгечләре, археологлар белән озак елларга сузылган консультацияләр нәтиҗәсендә, Ислам тарихын (сира) белмәгән кешеләр дә аңлап карарлык фильм төшерә алган. Күп вакыйгалар хискә корылган. Шул ук ана һәм бала мәхәббәтен генә алсак та, бу хис һәрбер анага, һәрбер балага таныш. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр дә һәм башкасы да…
Әлеге фильм “Оскар” премиясенә “Чит телдәге иң яхшы фильм” номинациясендә тәкъдим ителгән. Әлеге картина сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнгән. Әмма аның төп кыйммәте бүгенге көндә җәмгыятебез өчен бик кирәк булган агарту һәм рухи яктан баету юнәлешендә булуы.
“Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә конкурстан тыш программада күрсәтелде.
* * *
Эпохальный фильм «Мухаммад ﷺ», наконец, выйдет в российский кинопрокат. Первыми историческую картину иранских кинематографистов увидят дагестанские зрители. Показ фильма в кинотеатрах Дагестана («Россия», «Октябрь», «Миркато», «Москва») начнётся с 18 ноября.
Кинокартина «Мухаммад ﷺ» является первой частью трилогии «Жизнь Пророка Мухаммада ﷺ». Она посвящена детству Пророка ﷺ (от рождения до 12 лет) и вместе с тем представляет собой яркую палитру малоизвестного на Западе исторического периода возникновения Ислама.
Над созданием фильма трудилась международная команда во главе с режиссером мирового уровня Маджидом Маджиди. Прежде чем приступить к съёмкам картины, была проведена колоссальная исследовательская работа, тщательно изучены десятки древних исторических текстов, хранящихся в странах Ближнего Востока (Ливан, Ирак) и Африки (Марокко, Алжир, Тунис). Режиссер начал работать над сценарием этого фильма еще в 2007 году, и только на написание чернового варианта сценария он потратил около двух лет.
Для проведения основных съёмок в 55 километрах от Тегерана, где ландшафт местности имеет большое сходство с природой древней Мекки и Медины, был построен киногород «Нур» («Свет»). Часть съёмок была проведена в пустыне Деште-Лут и на побережье Персидского залива, а также в ЮАР. В съёмочном процессе были задействованы более пяти сотен актеров, не считая сопутствующего персонала и сценарно-режиссерского состава. Были приглашены специалисты из разных стран: знаменитый итальянский кинооператор Витторио Стораро (среди работ которого три фильма, завоевавшие «Оскар»), монтажер Роберто Перпиньяни, постановщик спецэффектов Скотт Андерсо, композитор Алла Ракха Рахман, художник-постановщик Мохсен Шах Эбрахими и другие.
Картина основана на реальных исторических фактах, и описывает события, происходящие в VII веке на Аравийском п-ве. Историческая канва фильма является фундаментом для рассказа о тех моральных и нравственных ценностях, которые принёс человечеству Пророк Мухаммад ﷺ. Эти ценности – доброта, милосердие, сострадание, щедрость, великодушие, человеколюбие – являются добродетелями для любого народа во все времена.
Фильм был выдвинут на кинопремию «Оскар», в номинации «Лучший художественный фильм на иностранном языке». Художественные достоинства этой ленты безусловны. Но главная ценность этой картины в мощном просветительском и духовном заряде, в котором так нуждается сегодня наше общество. Сегодня в условиях, когда спектр отношения людей в обществе к Исламу колеблется от элементарного незнания до яростного неприятия, этот фильм тонко и масштабно одновременно, глубоко и главное, абсолютно исторически правдиво говорит о сути Ислама, как религии мира, добра, справедливости, уважения к другим людям.
Просмотров: 1355
История всегда интересно