Раяз Фасихов өр-яңа КЛИБЫНДА мульт-персонаж булып килеп баса

15700 татар җырчысына барысына бергә ничә клип барын әле берәү дә санап карамады бугай. Хәзер үзеңнең иҗатың белән генә түгел, клибың белән дә шаккатыру авыр. Каен янында клиплар бар, «Мерседес» белән төштеләр, стилягилар булды… Нишләргә? Ни белән шаккатырырга? Раяз Фасихов туп-туры мультипликаторлар янына барган.

Яңа видеода мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Үзенең сөйгәненә барган арада Раяз мультипликацион атлар, Шүрәлеләр белән танышырга өлгерә.

«Алма кебек кызарма» җырына клип карыйбыз. Зиннур Тимергалиев сүзләре, Ләйсән Мәхмүтова көе.

artistlar.ru

Просмотров: 1355

Комментирование запрещено