Язмышлар күктә язылган, диләр

iЯзмышлар күктә язылып,

Туа, ди, адәм белән.

Тик нигә сынап язмышны,

Йөрим пычак йөзеннән.

Үтәр юл мәңге язылган,

Кирәкмәс, дисәм, яну,

Андый уй белән килешсәм,

Бу — көчсезлекне тану.

«Язмыштан узмыш юк», диләр,

Ләкин ышанмыйм моңа.

Тумыштан бер өлеш булса,

Өче — тырышлыктан була.

«Мәхәббәт тә килер», диләр,

Тик көтеп яталмадым.

Сөйдем, сөелдем, ялгыштым,

Пыскып кына янмадым.

Уйламыйм мин дөнья килеп,

Тезләнер, дип, каршыма.

Чаба, йөгерә, узышабыз,

Сынап көчне үзара.

Гаделлек, ялган чуалган,

Төеннәр тулы дөнья.

Хаталарым аша узып,

Дөрес юл эзлим алда.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1199

Комментирование запрещено