Самараның Киров исемендәге Мәдәният сараенда “Мишәрләрем” дип аталган зур концерт булып узды. Кызганыч ки, аның турында “гөрләп үтте” дип әйтүе кыен.
Оештыручылар, үзләрен мишәр татарлары дип санаган иң популяр җырчыларны җыеп, искиткеч тамаша вәгъдә иткәнгәме, концертка тамашачылар шактый күп җыелган иде. Менә алып баручылар Айгөл Нәҗипова һәм Илназ Миңнеханов самаралыларны кайнар сәламләдәләр һәм сәхнәгә җырчы Азат Әбитовны чакырдылар. Үзе белән «Шыгырдан мишәре» дип таныштырган яшь җырчы халык күңелендә урын алып өлгергән “Синнән башка”, “Кем кемне гафу итәр” җырларын башкарганда тамашачыга аның моңлы тавышы белән ләззәтләнергә насыйп булмады. Әллә фонограмма шундый сыйфатсыз иде, әллә техника сынатты — тамашачылар колакларын томаларга мәҗбүр булдылар. Музыка аларның аңына ниндидер сызгырулар аша гына барып җитә иде.
Дөрес, тора-бара бу кимчелек төзәтелде һәм Азаттан соң сәхнәгә чыккан Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Гөлсирин Абдуллина башкаруындагы “Кашыңның каралары”, “Кошларым” кебек җырлары күңелләргә май булып ятты. Башкортостан мишәре Артур Шөгаепов сәхнәне тәмам кыздырды. Аның чыгышын Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Ринат Вәлиевнең баяны һәм курае бизәде. Тамашаның икенче бүлеге дә аның башкаруындагы татар халык көйләре белән башланып китте. Залда бу музыкантның иҗатына мөкиббән тамашачылар байтак иде. Алар Ринат Вәлиевны бүләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.
Баян, курай моңнарыннан күңелләре тәмам эрегән тамашачы яраткан җырчылары Динә һәм Рафаэль Латыйповларны да кайнар алкышлар белән каршы алды. Тик аларның чыгышын да сыйфатсыз фонограмма бозды. Югыйсә, Казан артистларын зарыгып көткән, акчасын түләп концерт карарга килгән тамашачы колагын томалап утырырга түгел, рәхәтләнеп ял итәргә тиеш иде бит. Фонограммага кушылып җырлыйсың икән, аны сиздерми генә эшлә, тамашачы: “Бу тере тавышка җырлый бугай?” — дип баш ватып утырсын. Ә сыйфатсыз фонограмма астына җырлау Татарстанның атказанган артистлары, «Алтын барс»,Татарстан – Яңа гасыр каналы үткәргән телеконкурслар лауреатлары, 20 елдан артык тамашачыларны үз иҗатлары белән сөендереп яшәүче Латыйповларга килешеп бетми шул.
“Мишәрләрем” концертында катнашкан якташыбыз Лилия Мингулованың чыгышы да самаралыларның күңелен берникадәр кайтарды бугай. 2014 елда “Болгар радиосы” милли премиясе лауреаты исеменә лаек булган, Казан тамашачысының да мәхәббәтен яулый алган Лилия ханым бу концертта үзенең талантын тулысынча ача алмады кебек. Аның артык нык дулкынлануы сизелеп тора иде. Шуңа да баштан ул җыр сүзләрен көенә туры китерә алмыйча интекте. Тик бераздан гына җырчы үзен кулга алды һәм “Мин барыбер сине яратам” җырын матур итеп башкарып чыкты.
Ә менә татар эстардасына беренче адымнарын ясаучы Ранис Габбасов һәм күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзләренең чыгышлары белән бу концертның барлык кытыршылыкларын тигезләделәр кебек. Ульян мишәре Ранис башкаруындагы җырлар тамашачылар күңеленә бик тә ятышлы булды. Концертның беренче бүлегендә Ринат Вәлиевнең баянына кушылып “Дусларым — туганнарым”, “Сарман көе” җырларын башкарган бу җырчыны самаралылар тәнәфестән соң да чыгыш ясарга соралдылар һәм ул, озак ялындырмыйча, “Кайтыгыз, торналар” җырын сузып җибәрде.
Ә Илсөя Бәдретдинова гадилеге, туры сүзле булуы белән дә самаралыларның күңелен яулады. Ул әбисе, үзенең балачагы турында төрле кызыклы истәлекләр, мәзәкләр сөйләп тә көлдерде. Аның “Мишәр балалары” һәм “Ачы тау” җырларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Тамаша аның “Торып бас” җыры белән тәмамланды. Ә концерттан соң Илсөя белән фотосурәткә төшәргә теләүчеләрдән шактый зур чират барлыкка килде.
Алып баручылар татар җыр дөньясында тирән эз калдырган мишәрләр — Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Мирсәет Сөнгатуллин, Искәндәр Биктаһировларны атап үттеләр. Ә алып баручыларның: “Залда мишәрләр бармы?” — дигән соравына самаралыларның “Юк!” дип кычкыруын ишетмәделәр бугай, Самара татарларын мишәрләр дип атый бирделәр. Хәер, без моңа бер дә үпкәләмәдек. Мишәрләр — шул ук татарлар бит инде.
Ә менә концертны оештыручыларга (бәлки бу тавыш операторына күбрәк кагыладыр) аппаратураны көйләп, тавыш сыйфатын яхшыртырга кирәк, дигән теләктә калабыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 1238
Флорида Әгъләмовна, “концертны оештыручыларга” дип әйтүем казанлыларга, “Мишәрләрем” концертын турыдан-туры оештыручыларга кагыла. Өлкә авылларыннан килгән үзешчән коллективларыбыз да мондый сыйфатсыз фонограммага чыгыш ясаганнары юк. Ә шәхсән сезгә, Самара татарларына күркәм чаралар, концертлар оештырып торуыгыз өчен — чын күңелдән рәхмәт!
Тавыш операторы Казаннан килгян бит, аппаратуралары тоже аларныкы.