Ак халатлы фәрештәләр

iДөньялыкта Аллаһы Тәгалә көтмәгәндә адәм балаларын хәвеф-хәтәрләр, чирләр биреп сыный. Мин дә бервакыт бик каты чирләп киттем. Әле дә балаларым бар, алар эштә булган чак булса нишләр идең икән? Алар тиз генә табибка хәбәр иттеләр. Авылыбызның табибы Ольга Николаевна Голубева көттерми генә килеп тә җитте, тикшереп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп, ашыгыч ярдәм машинасына утыртып, район шифаханәсенә илтеп тә куйды. Табибыбыз бик тә дикъкатьле, ягымлы, алтын куллы, хезмәте буенча чын профессионал дияр идем. Бөтен Иске Ярмәк авылы халкы аны яратты, хөрмәт итә. Чиксез рәхмәт аңа.

Камышлы шифаханәсендә дәвалану курслары алдым. Монда да бик тә итагатьле, үз эшен яратучы медицина хезмәткәрләре эшли икән.

Табиб Исмәгыйль Мәхмүтовичның бик белемле табиб икәнен ишетеп белә идем, менә хәзер үземә дә аның кулында дәваланырга насыйп булды.

Әтием: «Сугыш вакытында медицина хезмәткәрләре яралыларны үз җәмәгатьләребез кебек карый иделәр», — дип әйтә иде. Менә Камышлы шифахәнәсенең олылар өчен ясалган бүлегендә дә  чирлеләрне күңел биреп карыйлар. Мондагы чисталыкка, пөхтәлеккә, яхшы мөгамәләгә исең китәр. Ә бит күп авырулар ятакта гына ята, алар артыннан күпме карау кирәк.

Күз яшьләрем аша, чын йөрәгемнән рәхмәтемне табиб Исмәгыйль Баһаветдиновка, шәфкать туташлары Нурия Михеевага, Эльвира Мироновага, Тәнзилә Вәлиевага, санитаркалар Фәния Вәлиәхмәтовага, Юлия Вәлитовага, Рәзинә Ханнановага, Гөлхәмия Шәриповага белдерәм. Сез — ак халатлы фәрештәләр! Гомер буена чирләр, авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр күрмичә исәнлектә-иминлектә яшәгез. Озын гомерле булыгыз, балаларыгызның, якыннарыгызның шатлыкларын гына күрергә насыйп булсын.

Чал чәчле башымны сезнең алда түбән иеп, олылар ягында дәваланучылар исеменнән Зәйтүнә ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено