Моңардан да зур бәхет бармы?

%d1%80%d1%83%d1%81%d0%bb%d0%b0%d0%bd-%d1%85%d0%b8%d1%81%d0%bc%d0%b0%d1%82%d0%be%d0%b2-%d0%b3%d0%b0%d0%b8%d0%bb%d0%b5%d1%81%d0%b5-%d0%b1%d0%b5%d0%bb%d0%b5%d0%bd

Руслан ХИСМӘТОВ гаиләсе белән.

Самараның алтынчы шәһәр поликлиникасында беренче категорияле хирург булып эшләүче Руслан Рөстәм улы ХИСМӘТОВка карап, аны дүрт бала әтисе дип уйламассың да. Чандыр гәүдәле, ачык йөзле Руслан белән Камышлыда, ул әти-әнисенең хәлен белергә кайткач танышкан идем. Табиблар династиясеннән булган бу егет үзе дә күпбалалы гаиләдә туып үскән бит.

- Әтием Рөстәм һәм әнием Гөлсинә корган тату тормыш миңа да үрнәк булды. Без, дүрт малай, бу эш — егетләрнеке, бусы хатын-кызларныкы дип тормадык, бөтен нәрсәнең серенә төшенеп, җиренә җит­кереп үтәргә өйрәндек. Әти белән әни эштә булган чакта кечкенә энебез Ринат безнең карамакта кала иде. Әни кайтуга энебезнең әйберләрен юып, өебезне җыеш­тырып куя идек. Ә әти-әнинең ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре канат үстерә иде, — дип бала чак­ларын искә ала Руслан Рөстәм улы.

- Улыбыз Руслан балачак­тан лидер ул, — дип елмая Гөлсинә ханым. — Балалар бакчасына йөргән вакытта ук игезәк сыңары Илнарга карата кайгыртучанлык күрсәтеп, аның өс-башын карап, киенгәндә булышып тора иде.

Руслан балачактан табиб булырга хыяллана. Моңа җиденче сыйныфта укыган чактагы бер хәл дәлил булып тора. Укытучының:

- Руслан, язуың матур түгел. Тырышыбрак язарга кирәк, — дигән сүзләренә:

- Апа, табибларның язуы матур булырга тиеш түгел, аларның эшләре бик күп бит,  — дип әйтеп куя ул.

Чыннан да, мәктәпне тәмам­лаган Руслан Самараның медицина институтында хирург һөнәрен үзләштерә, ә игезәк сыңары Илнар экономист булып китә. Ә менә энеләре Марат белән Ринат, әтиләре кебек, теш табибы һөнәрен сайлыйлар.

%d1%80%d1%83%d1%81%d0%bb%d0%b0%d0%bd-%d1%85%d0%b8%d1%81%d0%bc%d0%b0%d1%82%d0%be%d0%b2-%d0%b3%d0%b0%d0%b8%d0%bb%d0%b5%d1%81%d0%b5-%d0%b1%d0%b5%d0%bb%d0%b5%d0%bd

Руслан ХИСМӘТОВ гаиләсе белән.

Дүртенче курста укыганда Руслан Хисмәтов булачак тормыш иптәше Светлананы очрата, шулай яшь гаилә барлыкка килә. Алинә, Дамир, София һәм кечкенә Әлфия тугач, гаилә бәхете түгәрәкләнә.

Рәссам-дизайнерлыкка укыган Светлана да күпбалалы гаиләдә туып үскән кыз. Шуңа да бала тәрбияләү проблемасы бу пар алдында тормый:

- Аллһыга шөкер, үз фатирыбызда гаиләбез иминлегенә, матурлыгына сөенеп яшибез. Ата һәм тормыш иптәше буларак Руслан ышанычлы кеше. Эшендә дә өлгерә, гаилә иминлеген кайгыртырга да вакыт таба. Без бернигә дә мохтаҗ түгелбез. Руслан, балачагында өйрәнгәнчә, бала тәрбияләүгә дә әһәмият бирә, өй җыештырырга да булыша, аш пешергәндә дә читтә тормый, — дип сөйли Светлана.

Күпбалалы гаиләгә хө­күмәттән тиешле ана капиталы һәм җир кишәрлегенә сертификат бирелгән. Озакламый алар үз җирләрендә йорт кора башларга хыялланалар.

Руслан Рөстәм улының хирург булып эшли башлавына унбиш ел вакыт үткән инде. “Ходайдан бирелгән сәләт иясе”, — диләр аның турында. Ул шәһәр авыруларын да дәвалый, авылдан килүчеләрне дә кабул итә. Моның өчен аңа бик күпләр рәхмәт укый. Үз эшен яхшы белүче табибның Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары да бихисап. Алтынчы шәһәр поликлиникасы сайтына кереп, аның турында язылган фикерләрне укыдым: “Тәҗрибәле, белемле, изге җанлы, карусыз, үз эшенең остасы, киң күңелле һәм мәрхәмәтле кеше булган өчен бөтен пациентлар исеменнән баш иябез”, “Мондый игътибарлы табибны әлегә кадәр очратканыбыз булмады”,- дигән сүзләрне күреп милләттәшебез өчен горурланып куйдым.

Яраткан эшең, кешеләргә кирәкле һөнәрең, арып эштән кайтканда елмаеп каршы алучы хатының, муеныңа сарылучы сабыйларың булганда, моңардан да зур бәхет бармы икән?!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1292

Комментирование запрещено