Яшь, көчле егетләр китә,
Илебезне сакларга.
Ил-ватанны, Җир ананы
Дошманнардан якларга.
Илебез нык, тормышлар бай,
Халкыбыз тыныч йоклый.
Чөнки лачындай егетләр
Шул тынычлыкны саклый.
Илебезне яклап, саклап,
Тугры хезмәт итегез.
Теләкләрдән тулып торсын
Сезнең бәхет киштәгез.
Туган-нигез сезне көтә,
Туган җир рухландыра.
Туып-үскән як, әлбәттә,
Уйлата — сагындыра.
Алдыгызда баш иябез,
Өмет — ышаныч көтеп,
Исән әйләнеп кайтыгыз,
Тугрылыкклы хезмәт итеп!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1090