Гыйбадәт юлы өзелмәсен иде…

Яңа Ярмәк авылы мәчетенә йөрүчеләр (артта уңнан беренче Ринат Нуриев, өченче – Рәис Вәлиәхмәтов).

Яңа Ярмәк авылы мәчетенә йөрүчеләр (артта уңнан беренче Ринат Нуриев, өченче – Рәис Вәлиәхмәтов).

Бүген өлкәбездә мәчете булмаган татар авыллары бик аздыр, мөгаен. Камышлы районының Яңа Ярмәк уртасындагы гыйбадәтханә дә авыл яме булып балкып тора.

Әби-бабайлар: “Мәчет 1914 елда төзелгән”, — дип әйтәләр. Ә менә Самара тарихчысы Шамил Галимов: «Башкортос­тан Республикасының Үзәк Дәүләт тарих архивыннан алган белешмәгә караганда, Яңа Ярмәк гыйбадәтханәсенең бар­лыкка килүе 1885 елга карый. 1893 елгы мәгълүматлар буенча мәчеткә 408 ир-ат һәм 407 хатын-кыз гыйбадәт кылырга йөргән», — ди.

Шунда ук: “1854 елның 23 мартында Самара губерна идарәсе тарафыннан Яңа Ярмәк мәчетенә беренче мулла итеп Абделгалим Әбделхакимов куела”, — дип язылган. Димәк, бу авылда 1854 елда ук мәчет булган, дигән нәтиҗәгә килә Шамил Галимов. 1889 елның 7 августыннан авыл мәчетендә Мөхәммәтгали Әбделфәттахов, ә аңардан соң (1891 елның 23 январеннән) Нуриәхмәт Әбделкадыйров мулла вазифасын үти.

- 1927-1957 елларда дин “халыкларның опиумы” дип игълан ителгәч, дәүләт һәм мәктәпләр диннән аерыла. Атеизмның салкын сулышыннан Яңа Ярмәк авылы да читтә кала алмый. 1939 елда мәчетне ябалар, ә 1940 елда аның манарасын да кисәләр, — дип сөйли озак еллар мәктәптә тарих дәресләрен укыткан, бүген Яңа Ярмәк мәчете рәисе вазифаларын үтәүче Ринат ага Нуриев. — Шуннан соң мәчет бинасы колхоз ихтыяҗларына буйсындырыла. Анда бодай да саклыйлар, чебешләр дә асрыйлар. Ә 1950 елда мәчет бинасында авыл китапханәсе урнаша.

Яңа Ярмәк авылы мәчетенә йөрүчеләр (артта уңнан беренче Ринат Нуриев, өченче – Рәис Вәлиәхмәтов).

Яңа Ярмәк авылы мәчетенә йөрүчеләр (артта уңнан беренче Ринат Нуриев, өченче – Рәис Вәлиәхмәтов).

Мәчет бетерелсә дә, авыл­дашларның күбесе ислам дине кануннары буенча яшәгән. Биш вакыт намазны һәркем үз өендә укыса, җомгаларга аерым өйләргә җыелганнар. Зират янындагы бушлыкта да гыйбадәт кылган вакытлар булган.

Габделәхәт ага Гыйниятуллин, ачыктан-ачык булмаса да, халык арасында мулла булып исәпләнгән. Ул сабыйларга исем куша, яшьләргә никах укый, мәет озатуларны дин таләпләренә туры китереп үти. Борынгы әби-бабаларыбызны ничек кенә кысрыкласалар да, алар авылда гореф-гадәт­ләребезне саклап кала алган.

1991 елда мәчетне Яңа Ярмәк авылы мөселманнары карамагына кайтаралар. Ә бер елдан соң аңа яңа манара куела, тулысынча реставрация дә ясала. Гыйбадәтханәнең түбәсен алыштыралар, диварларын яңарталар. Бүген дә мәчеттә үзгә­решләр күп.

- Яңа пластик тәрәзәләр куярга, җылы идәннәр җәяр­гә, шулай ук мәчет җирен рәсмиләштерергә дә Сама­раның Җәмигъ мәчете акчалата ярдәм итте. Авыл халкы садакаларына намазлык сурәтләре төшерелгән келәмнәр җәйдек, — ди Ринат абый Нуриев. Ул мәчетне халыкка кайтару эшенә дә күп көч куйган кеше, бүген дә гыйбадәтханә эшләрендә актив катнаша. Мәчет рәисе 1914 елдан алып имам булып торучыларның исем-фамилияләрен дә әйтеп үтте (кызганычка, кайберәүләренең исемнәре генә билгеле).

- Авылдашларыбыз Гата ага Мәгъсүмов, Хәмит ага Хөсәенов тә мулла буларак төрле елларда халык арасында дини тәрбия эшләре алып бардылар. Саниәхмәт ага Вәлиәхмәтов тә хәзрәт вазифаларын үтәп торды. Бүген инде аның олы улы — Гали авылы, Самараның “Нур” мәдрәсәләрендә дини белем алган Рәис Вәлиәхмәтов Яңа Ярмәк мәчетендә имамлык итә, — дип сөйләде Ринат абый.

Мәчеткә көн саен намаз укырга уннан артык ир-ат йөри. Урта Азиядән килеп урнашкан дин кардәшләребез дә өстәлгәч, дини бәйрәмнәрдә гыйбадәтханәгә 50дән артык кеше җыела.

Анда дини бәйрәмнәрне билгеләп үтү дә, ураза аенда ифтар мәҗлесләре уздыру да матур гадәткә әйләнеп бара. “Инде яшьләребез дә дин юлына бассын, мәчеткә йөрүче дин кардәшләребезнең гыйбадәт юлы өзелмәсен иде”, — диләр Яңа Ярмәк авылы картлары.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1324

Комментирование запрещено