Хәсрәт кисә аның гомерен.
Ялгызларга яхшылыклар эшләп
Куандырыйк алар күңелен.
Бер-беребезгә ялган яла ягып
Кермик әле кара гүрләргә.
Ходай язсын иде иман белән яшәп
Изгелекләр эшләп үләргә.
Дөньялыкта гафу сорап калыйк
Кайталмабыз салкын гүрләрдән,
Бер Ходаем үзе безгә шаһит
Саклый күрсен яман телләрдән.
Тыныч илдә тыныч кына яшик,
Нахак сүздән яшьләр акмасын.
Ятимнәрнең күз яшьләре төшә,
Ходай шунысыннан сакласын.
Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1011