1 октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Соңга калып булса да Дәүләткол әбиләре турында язасым килә.
Клуб мөдире үзе генә бер нәрсә дә эшли алмый, әгәр дә ярдәмгә килүче авылдашлары, ягъни һәвәскәр артистлары булмаса. Шушы көнне, клуб суык булуга карамастан, әбиләр чакырган вакытка булачак чарага җыелдылар. Концерт куеп, рәхәтләнеп җырлашып-биешеп, үзләренең пешеренгән милли ризыклары белән табын корып, хуш исле чәйләр белән сыйланып күңел ачтык.
Самарда яшәүче Раилә Ганиевага (Талига апай кызы) да рәхмәтем чиксез минем. Нинди генә чара үткәрсәк тә кайтып җитә ул. Һәрвакыт бәйрәм чараларын үткәрешеп, үзе дә катнашып ярдәм итә.
Гомумән, Дәүләткол халкы талантлы, җыр-моңга, аш-суга оста, уңган халык. Күп булмасак та, бердәм без.
Шушы форсаттан файдаланып авыл апа-әбиләрен киләсе Әниләр көне белән дә котлыйм. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, мул тормыш телим. Җырлап яшик, җыр күңелне юата бит ул.
Нәсимә СӘФИУЛЛИНА, клуб мөдире.
Дәүләткол авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1413
Гел елмаеп, колеп яшэгез сез.Беркайчанда кайгы курмэгез.Йозегездэ хэрчак кояш нуры ,балкып торсын,хичтэ сунмэсен. Мин сезнен очен шат.Исэн булыгыз барчагызда.Нэсимэ апа барыгызгада миннэн сэлэм.