Мәскәүдә иҗат итүче Казан язучысы Гүзәл Яхина “Зөләйха күзләрен ача” романы Сербия китап кибетләрендә сатуга чыккан. Бу хакта роман авторы Facebookтагы битендә хәбәр итә.
Гүзәл Яхинаның “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына әйтүенчә, Радмила Мечанин тарафыннан тәрҗемә эшләре җәй көне тәмамланган, әмма китапны “Самиздат Б92” нәшрияты бу көннәрдә генә нәшер иткән.
Гүзәл Яхина сүзләренчә, бу аның чит телдә чыккан икенче китабы. Октябрь аенда “Зөләйха күзләрен ача” Финляндиядә дөнья күргән иде. Автор Хельсинкига җирле китап ярминкәсендә китабын тәкъдим итәргә чакырылган булган.
“Мин анда өч көн булдым. Ике очрашу уздырдым. Берсе рус телендә һәм рус авторларының китаплары сатыла торган “Руслания” китап кибетендә үтте. Романны укучылар яхшы кабул итте. Финляндия яшәүче, телне әби-бабайлардан белүче татарлар да килгән иде. Без татар телендә аралаштык, бу бик дулкынландыргыч мизгелләр иде”, — ди Гүзәл Яхина.
“Зөләйха күзләрен ача” романын фин теленә Into нәшрияте өчен Кристи Эра тәрҗемә иткән иде, тышлыкның авторы – рәссам Нинни Кайрисало.“Тышлык бик матур килеп чыкты, авторы белән без язышып кына аралаштык, шәхсән таныш түгел. Мондый тышлык өчен мин аңа зур рәхмәтләремне белдерәм”, — диде танылган романның авторы.
Сербиягә Гүзәл Яхина китапны тәкъдим итәргә бармый. “Миңа андый чакыру булмады”, — диде язучы.
* * *
Роман «Зулейха открывает глаза» казанской писательницы Гузель Яхиной, живущей в Москве, поступил в продажу в книжные магазины Сербии. Об этом сообщила автор романа на своей странице в Facebook.
Как рассказала Гузель Яхина корреспонденту ИА «Татар-информ», перевод Радмилы Мечанин был выполнен еще летом, а саму книгу выпустило издательство «Самиздат Б92» на днях. «Но я не могу сказать, когда точно вышла эта книга», – сказала собеседница агентства.
По словам Гузель Яхиной, это уже второй перевод книги на иностранный язык. В конце октября роман «Зулейха открывает глаза» увидел свет в Финляндии. Автор была приглашена в Хельсинки, чтобы представить свое произведение на местной книжной ярмарке. «Я провела там полных три дня. Было две встречи. Одна – в книжном магазине «Руслания», который представляет книги русскоязычных авторов и книги на русском языке. Книгу очень хорошо приняли. Пришли финские татары, живущие там уже во втором поколении и знающие родной язык от своих бабушек и дедушек. Мы говорили на татарском, это было здорово и трогательно», – призналась Гузель Яхина.
На финский книгу «Зулейха открывает глаза» перевела Кристи Эра для издательства Into, автор обложки – художница Нинни Кайрисало. «Обложка чудесная, с автором лично я не виделась, мы общались по переписке. И я очень благодарна за такую обложку», – сказала автор знаменитого романа.
Представлять книгу в Сербию Гузель Яхина не поедет. «Такого приглашения не поступало», – пояснила писательница.
Просмотров: 980