Произведения татарских прозаиков войдут в Антологию современной прозы народов России / Татар әдәби телен кем саклар?

g18Произведения татарских прозаиков войдут в Антологию современной прозы народов России. Из предложенных произведений 25 авторов татарской прозы Редакционный совет по поддержке и продвижению татарской национальной литературы и татарского литературного языка выбрал четыре произведения троих авторов: Марселя Галиева «Атилла рухы» («Дух Атиллы»), Рустема Галиуллина «Ата хэм ул» («Отец и сын») и «Дивана» («Дурачок»), Набиры Гиматдиновой «Килэчэк» («Будущее»). Как сообщает пресс-служба Госсовета РТ, голосование за данные персоналии было единогласным.

Заседание Редакционного совета стало заключительным. В августе этого года члены совета направили материалы для антологий современной поэзии и детской литературы России. Вчера же – определились с авторами-прозаиками. Совет принимал решение на основании 2 листов авторского текста (80 тыс. знаков).

Министерству культуры и Академии наук республики поручено тщательно поработать над литературными переводами произведений.

Напомним, издание трех антологий – одна из задач федеральной программы по поддержке национальных языков народов Российской Федерации. Возможно, в дальнейшем будет принято решение об издании антологий современной драматургии и современной публицистики народов России.

«Татар-информ».

* * *

Дәүләт Советында татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча чираттагы редакцион совет утырышында Россия халыклары милли әдәбияты антологиясендә урын алачак татар әсәрләре мәгълүм булды.

Алдан тәкъдим ителгән 25 автор иҗатыннан өч язучының  4 әсәре сайланып алынган. Редакцион совет антологиягә Марсель Галиевнең «Атилла рухы», Рөстәм Галиуллинның  «Ата hәм ул» һәм «Дивана», Нәбирә Гыймматдинованың «Киләчәк» әсәрләрен тәкъдим итә. Исемлек бертавыштан кабул ителгән.

Исегезгә төшереп узабыз: быел җәй республикабызда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет төзеделәр. Максаты – татар әдәбиятын өйрәнү һәм татар әдәби телен үстерү, алга этәрү, иң яхшы әсәрләрнең тәрҗемәсен Россия халыклары милли әдәбияты антологиясендә нәшер итүгә әзерләү иде.

Совет төркемендә җәмгысе 17 кеше эшли. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, КФУ Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б.

Татар әдәби телен үстерү, әдәбиятен таныту җәһәтеннән гамәлгә куелган әлеге совет чыннан да киләчәктә телебезне саклап калуда үз өлешен кертә алачакмы? Түбәндәге фикерләр белән танышып узыйк.

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

– Андый шура кирәк, әлбәттә, чөнки телне саклау мөһим. Кызганыч ки, тел гомумән деградациягә дучар, аны урам теленә әвелдерәләр. «Заман шартларына» үзгәртәләр! Моңа киртә куярга кирәк. Дәүләт җәмәгатьчелек белән берлектә телне саклау һәм үстерү эшен башкарырга тиеш. Ә телебез, белгәнебезчә, иман ачкычы, милли һәм рухи матрицага нигез сала, аны формалаштыра. Әгәр без аны югалтабыз икән, узебезне дә югалтабыз, дигән сүз.

Мансур Сәгъдиев, Оренбург пенсионеры:

– Телебезнең бүгенге аяныч хәлен бер «совет» кына хәл итә алмас инде аны. Тел мәктәпләребездә бөтен байлыгы белән файдаланылмагач, әдәби телдә нинди шедеврлар тусын инде. Телнең фән теле буларак кулланылышы тарайганнан-тарая бара. Үз вакытында татар мәктәпләрендә белем алган татарларыбыз да инде бүгенге көндә туган телебездә иркенләп аралаша алмыйлар, тел байлыгыбыз юкка чыгып бара бит. Язучыларыбыз әсәрләрен тәрҗемә итү – кирәк гамәл. Ул әдәбиятыбызның сыйфатын бәяләү, халыкара әһәмиятен барлау өчен дә кирәк. Советлар гына түгел, милли телләр буенча Ил сәясәтен үзгәртү кирәк монда.

Фәрит Яхин, язучы-прозаик, әдәбият галиме:

– Андый совет кирәк, дип саныйм. Анда кемнәр кергәнлеген белмим. Шунысын төгәл күз алдына китерергә була: ул советтагы кешеләрнең әсәрләре антологиягә кертелер. Аларга ышанып калам. Сайлый белерләр, татар әдәбиятын дөнья халыкларына тулы күрсәтә алырлар. Уңышлы эшләсеннәр. Ул советта Язучылар берлеге идарәсе тулы составы беләндер, дип уйлыйм.

Данил Сәфәров, «Матбугат.ру» сайты хуҗасы:

– Киңәшле эш таркалмас, диләр. Әгәр бу советта 4-5 кеше генә булса,  бик үк репрезентатив булмас, дип уйлыйм. Әгәр бер-ике дистә эксперт хәл итсә, файдалы булыр… Гадәттә, теге яки бу язучы белән сөйләшсәң, гел бер-берсе белән дошман, нидер бүлешәләр, тарткалашалар. Әлеге советның карарларында шушы шәхси антипатияләр хәлиткеч роль уйнамасын иде. Экспертлар, беренче чиратта, укучы, милләт турында уйласын иде. Кызганыч, еш кына «милләт» сүзе теге яки бу шәхси максатларда инструмент буларак кына кулланыла шул…

intertat.ru

Просмотров: 1074

Комментирование запрещено