Болытларга карап утырам.
Күңелемә килгән хисләремне
Дәфтәрләргә язып тутырам.
Тәрәз төпләремдә гөл үстерә,
Шау чәчәктә алар утыра.
Мин яратам карап утырырга
Алсуланып таңнар атканда.
Һәр иртәне Ходаемнан сорыйм:
«Тынычлык бир», — диеп илләргә.
Күпме ир-егетне сугыш йотты инде,
Гомер бирсен калган ирләргә.
Вакытында суын сиптермәсәң
Чәчәк ата алмый гөлләр дә,
Өч оныгым сау-сәламәт булып
Яши күрсен тыныч илләрдә.
Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1328