15 ноябрьдә Призывниклар көнен билгеләп үттек
Әнкәең, әбекәең, туган-үскән авылың, ил-ватаның… Бу һәр кеше күңеленә якын, изге төшенчәләр. Аларны куеныңа алып кочасы, саклыйсы, дошманнардан яклыйсы килә.
Бүгенге болгавыр заманда, күреп торабыз, илебезнең чикләре тыныч түгел. Ә көзен, армиягә алу вакыты җиткәч, безнең Гали кебек зур, 800 йортлы авылдан да 1 — 2 егет кенә алына. Моның сәбәпләре дә бардыр инде: кемдер чир эзләп йөри һәм таба, икенчеләре акча биреп армиядән котылу ягын карый, өченчеләре югары уку йортларында укый… Ә без яшь чактамы?! О-о! Язын-көзен 10 — 15 егет йөк машинасы әрҗәсенә төялеп, җырлап авылны әйләнә иде. Без, кызлар, аларга бүләккә кулъяулыклар чигәбез. Шуларны болгап, гармун уйнап, авыл көен җырлап барганда бөтен йортлардан да урамга халык сибелеп чыга, кемдер елашып, кемдер җырлашып егетләрне озатып кала…
Ә хәзер кайчакта кемнең армиягә киткәнен дә белми калабыз. Чыннан да, шул бер-ике егет кенә урам буйлап җырлап йөри алмый бит инде. Ә менә армиягә китүчеләрне Коръән мәҗлесе үткәреп озату гадәте бездә әле дә яши.
Быел көз шундый мәҗлес Алтынбаевлар өендә узды. Әбисе Фәһимә һәм әнисе Нәфисә тәрбиясендә үскән Рөстәмне армиягә озату уңаеннан Шамил хәзрәт Вакказов аңлаешлы һәм матур итеп вәгазь сөйләде, Коръән аятьләре укыды. Авылдашлары, туганнары һәм дус-ишләре егеткә теләкләр әйтеп, дога кылдылар.
Нәфисәнең ике малае — Руслан белән Рөстәм ата назыннан мәхрүм булып үссәләр дә, бик акыллы, эшчән, Ислам дине кануннары буенча яшәүче егетләр булып җитлектеләр. Олысы армиядә хезмәт итеп кайткач өйләнде, инде баласы да бар. Рөстәм исә бала чагыннан мәдрәсәдә укып күп догалар өйрәнде, мәчет манарасыннан азан әйткән чаклары да күп булды. Спорт белән дә ул бик дус. Авылда грек-рим көрәше секциясенә йөреп, көрәшергә өйрәнде, авыл һәм район күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулады.
Рөстәм, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, үзенә чын егетләргә генә хас профессия дә сайлап алды. Армиягә киткәнче ул Похвистневоның автомеханиклар әзерләүче колледжын тәмамларга өлгерде.
Менә ул, күңеле, вөҗданы чиста-саф булган егет ак түбәтәен, ак күлмәген киеп авылдашлары алдында утыра. Аллаһы теләсә, бер ел вакыт сизелмичә дә үтеп китәр һәм Рөстәмебез исән-сау әйләнеп кайтып, яхшы эшкә урнашыр, өйләнер, әнисе белән әбисенә оныклар да бүләк итәр әле… Ә әлегә алар, ике фәрештә канаты кебек, догалары белән Рөстәмне бәла-казадан саклап, армиядән көтеп торырлар .
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1156