Әле сентябрьдә Похвистнево районының Гали авылына Казаннан автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин килә дигәч, халык бик тә шатланган иде. Тик, яраткан җырчыбыз авырып китү сәбәпле, концерт башка вакытка күчерелде. Ләкин бу юлы да тамаша булмый калды.
Ниһаять, авыл Мәдәният йортының белдерүләр тактасына: “Ринат Рәхмәтуллинның концерты 24 октябрьдә уза”, — дигән белдерүне күргәч, халык инде ышанырга да, ышанмаска да белмәде.
Яраткан җырчыбызның сәхнәгә чыгуы белән бөтен шик-шөһбәләр, үпкәләр таралды да бетте. Тамашачы аны көчле алкышларга күмеп каршы алды.
Ринат Рәхмәтуллин концертын минем “Үз авылыма гашыйк” дигән шигыремә иҗат ителгән җыры белән башлап җибәрде. Рәхмәт йөзеннән сәхнәгә менеп мин аңа бавырсак, чиккән кулъяулыкларымны һәм “Күңел җәүһәрләре” дип аталган яңа китабымны бүләк иттем. Соңгысына Ринат аеруча куанды, “Рәхмәт, Саимә апа! Тагын берәр шигыреңә көй язып, киләсе елга яңа җыр алып килермен”, — дип вәгъдә итте.
Ринат сәхнәгә яңадан-яңа матур костюмнарын киеп чыгып җырлады да, биеде дә, нәфис сүзләр сөйләп көлдерде дә. “Кил әле яннарыма”, “Тукта, яңгыр” кебек популяр җырларын башкарганда аңа тамашычылар да кушылып җырлады. Җырчы башкаруында фаҗигале рәвештә вафат булган ике балага багышланган “Балакаема” җыры да яңгырады.
Ринатның иҗат төркемендә барсы да талантлылар. Җырчының һәр чыгышы биючеләр Ләйсән һәм Гыймадиның биюләре белән бизәлеп барды. Керәшен биюе халык күңеленә аеруча хуш килде. Автор-башкаручы, виртуоз баянчы Нияз Сафиуллин да үзенә генә хас моңлы тавыш белән җырлап, тамашачыны таң калдырды.
Концертны Булат Гыйләҗев бик оста итеп алып барды. Ул әле җырлады да, оста итеп татар эстрадасының танылган җырчыларына пародияләр дә күрсәтте. Сәхнәгә әле күптән түгел генә өйләнгән авылдашыбыз Салават Сафиуллин күтәрелгәч, алып баручы аны сорауларга күмде. “Хатыныңның исеме ничек? Кайчан таныштыгыз? Хатының ерактанмы?… Син аны яратасыңмы?” — дигән сорауларга Салават: “Исламия, мин сине үлеп яратам!” — дип җавап биргәч, тамашачы гөрләп кул чапты. Халык белән ничек сөйләшергә, уртак тел табарга белә шул ул Булат.
Кичә җыр-бию белән дәвам итте. Ә соңыннан Ринат Рәхмәтуллин концертны оештыруда ярдәм күрсәтүче Гали авылының танылган эшкуары Расих Латыйповка һәм клуб мөдире Равил Манашевка рәхмәт әйтте.
Гали авылы халкы артистларны бүләкләргә, чәчәкләргә күмде, аларга һәм тавыш операторы Дамир Гатиповка шундый күркәм кичә өчен рәхмәтләрен белдерде. Бик көттергән концерт булгангамы, чара чынлап та шәп үтте.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1100