21 ноябрь — салым органнары хезмәткәрләре көне
Соңгы арада укучыларыбызның күбесе салымнар түләүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләр фатир өчен салым суммасының артканына гаҗәпләнә, икенчеләр белдерү кәгазе почта белән килмәсә, нишләргә дип кызыксына. Якынлашып килүче салым органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, бурычларыбыз бармы икән, дип без дә тикшерергә булдык һәм алардан милек өчен салына торган төрле салымнар, аларны түләү тәртибе сроклары турында кызыксындык.
Быел халыкка салым түләү турында белдерүләрне яңача тараттылар. Кайберәүләр салым түләү турындагы кәгазь килмәде дип борчыла. Бу урынсыз, чөнки Федераль салым хезмәте сайтында теркәлеп, шәхси кабинетын булдырган кешеләргә салым түләү турында белдерүләр электрон формада гына җибәрелә. Әгәр белдерү кәгазе вакытында килмәгән икән, физик затлар милек турында теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә үзләре хәбәр итәргә тиеш.
Салым салына торган милек булып автомобиль, җир, торак йорт, фатир, гараж, машина кую урыны һәм башка объектлар санала. Әгәр дә милек хуҗасы бу хакта салым инспекциясенә быелның 31 декабренә кадәр гариза тапшырмаса, киләсе елның январеннан түләнмәгән салымның 20 проценты күләмендә штраф яный.
Салым түләүдән азат ителә торган категориягә пенсионерлар, I, II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хезмәт вакытында һәлак булганнарның әти-әниләре һәм башкалар керә. Салымы 100 сумнан да азрак булган кешеләргә дә быел аны түләргә туры килмәячәк. Салым 100 сумнан арткач, киләчәктә аны түләтәчәкләр.
2015 елның 1 январеннан физик затларга салым милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Ул торакның тулы кадастр суммасыннан исәпләнми. Әйтик, фатирларга карата 20 квадрат метр кадастр бәясен киметеп исәпләнә. Мәсәлән, 60 квадрат метр торакның кадастр бәясе 3 миллион дип исәпләсәк, 20 квадрат метр торакның кадастр бәясе 1 миллион сум тирәсе була. 3 миллион — 1 миллион = 2 миллион. Салым әнә шул ике миллион сумнан чыгып исәпләнә. Төбәкләргә бәйле рәвештә салым ставкалары да аерыла.
Шуны да онытмаска кирәк: транспорт, милек, җир налогын 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Салымны банклар, терминаллар, почта бүлекләре, электрон дәүләт порталы аша түләргә була. Шулай ук федераль салым хезмәте сайтында теркәлгән шәхси кабинет аша да түләүләр кабул ителә. Һәркем үзе өчен үзе салым түләргә тиеш. Әйтик, хатын өчен ирнең банк картасы белән салым түләргә ярамый. Налог түләү турында тулырак мәгълүматны теркәлү урыны буенча салым инспекцияләрендә белергә була.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 1082