“Сәләт – Самара”, алга!

 “Сәләт-Сама­ра” клубы активистлары Ка­зан­нан килгән кунаклар белән.

“Сәләт-Сама­ра” клубы активистлары Ка­зан­нан килгән кунаклар белән.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә оештырылган “Сәләт-Самара” клубының беренче адымнары турында

Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында балалар һәм яшьләрнең талантларын ачу, үстерү белән шөгыльләнүче “Сәләт” татар яшьләре оешмасы эшләп килә. «Сәләт»леләрнең иҗат юнәлешләрен исәпкә алып, “Сәләт” клублары да оештырылган. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларында да бу проектка карата кызыксыну уянып, алар үзләре дә шундый клуб булдырганнар.

- Оешма эшчәнлеге белән беренче танышуыбыз — Татарстандагы “Сәләт” лагеренда ял иткәндә булды, — дип сөйли 11нче сыйныф укучысы, “Сәләт-Самара” клубы президенты Сабир Галимуллин. — Безнең “Яктылык” мәктәбе дә талантларга бай бит. Нигә бу клубны үзебездә оештырып, аларга үсәргә, үзләрен табарга ярдәм итмәскә?”дип уйлаштык та үткән елны мәктәбебез белән Самараның “Космос” лагеренда ял иткәндә Казаннан “Сәләт” оешмасы вәкилләрен кунакка чакырып, бу турыда эшлекле сөйләшүләр алып бардык. “Сәләт” клубы президенты Айгөл апа Габдрахманова да безнең теләкне хуплап, аны чынга ашырырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Шунда ук клубның активистлары берничә мастер-класс, тренинглар да үткәрделәр.

 “Сәләт-Сама­ра” клубы активистлары Ка­зан­нан килгән кунаклар белән.

“Сәләт-Сама­ра” клубы активистлары Ка­зан­нан килгән кунаклар белән.

Ел азагында “яктылык”лы­лар Казанда үткән семинарларда өч көн дәвамында “Сәләт” оешмасының төрле проектлары белән танышалар, үз клуб­ларын оештыру буенча файдалы киңәшләр алалар. Нәкъ шушы семинарлар вакытында “Сәләт-Самара” клубы рәсми рәвештә ишекләрен ача.

- Февральнең беренче көн­нәрендә без беренче мөх­тәрәм кунакларны кабул иттек, — дип сөйли 11нче сыйныф укучысы Әдилә Рәхимова. — Клубның актив эшчәнлеген башлап җибәрү, киләчәккә планнар кору уңаеннан өч көнгә сузылган бу очрашуда “Сәләт” клубы президенты Айгөл апа Габдрахманова үз командасы белән катнашты.

Без бергәләп төрле форматтагы чаралар, бәйгеләр үткәрдек, җырладык-биедек. Ахырда иң актив 20 укучы — “Сәләт-Самара” клубы вәкил­ләре, ә Сабир Галимуллин аның президенты итеп сайланып куелды, клубның планы да төзелде.

Иҗат энергиясе ташып торган, яңа идеяләр белән янып яшәгән самаралылар җиң сызганып эшкә керешәләр. “В контакте” социаль челтәрендә үз төркемнәрен булдырып, анда яңалыклар белән уртаклашалар, үзләре үткәргән чаралардан фотосурәтләр куялар. Ана телебезне тагын да яхшырак өйрәнү теләге белән төркемдә “Зирәк сәлкеш” уены үткәрелә. Атна саен анда хәрефләре төшерелеп калган берничә сүз тәкъдим ителә, уенда куатнашучылар дөрес хәрефләр куеп, ул сүзне атарга, рус телендә тәрҗемәсен язарга тиешләр. Клуб оештырган интеллектуаль, спорт уеннарында да “яктылык”лылар бик теләп катнаша. Ә җиңүчеләр “Сәләт” клубы бүләкләре белән бүләкләнәләр.

Октябрь азагында “Сәләт- Самара” клубы “КВИЗ” (“QUIZ”) уенын үткәрде. Анда Казаннан да кунаклар килгән иде.

- КВИЗ — бүгенге яшьләр арасында популяр булган интеллектуаль уен, безнеңчә әйт­кәндә “викторина”. 7 — 10нчы сыйныф укучылары бер­ничә командага бүленеп, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, бәйгеләрдә катнаштылар. Оч­рашу бик күңелле узды, — дип сөйли Сабир Галимуллин.

“Сәләт-Самара” клубының Татарстаннан килгән кураторы Тимур Назаров та үз фикере белән уртаклашты:

- Клуб быел гына ачылса да, самаралылар инде шактый эш башкарганнар. Мин алар белән һәрвакыт элемтәдә. “Сәләт” берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнашуында ел саен үткәрелеп килгән “Сәмрух” дип аталган ел бәйгесендә катнашып, быел «Ел Клубы» исемен алырга ниятлиләр. “Сәләт-Самара” клубы моңа лаек, дип уйлыйм. Ул активистларга бик бай, һәр кайсының күзләре янып тора. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып калам! — диде ул.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1274

Комментирование запрещено