Сызран шәһәренең “Хәрби туганлык” (“Боевое братство”) иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, “Сугыш балалары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, татар милли-мәдәни автономиясенең актив әгъзасы, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Рәис Таһир улы Бигловка шушы көннәрдә 80 яшь тулып узды. Бу көнне ул якын туганнарының һәм милләттәшләренең, барлык хезмәттәшләренең котлауларын кабул итте. Без дә аңа үз котлауларыбызны җиткерергә ашыктык:
- Әлү, Рәис абый, котлыйбыз Сезне!
- Кем бу? “Бердәмлек”ме? Менә бүген Казан артистлары килә әле. Шунда барырга әзерләнеп торам, аннары язып җибәрермен!
- Рәис Таһирович, юбилей белән дим!
- Рәхмәт, рәхмәт! Ни йомыш белән шалтыратасыз соң?
- Котларга дигән идек тә, вакытыгыз юк икән әле…
Менә шундый ул Рәис ага Биглов. Таңнан торып бөтен Сызранны бер итеп урап чыга: мәчеткә дә керә, “Хәрби туганлык” оешмасына да сугыла, “Сугыш балалары” оешмасы эше белән дә кызыксына, компартиянең райком секретаре вазифаларын да онытмый, шәһәр депутаты Евгений Метконың булышчысы буларак та күп эшли. “Сиксән яшьтә шундый актив кеше сез. Ничек алай булдырып була?” — дигән сорауга: “Мин эшсез тора алмыйм. Эш булмаса авырый башлыйм. Ә эш булганда йөгерәм генә!”
Башкортостанның Благовар районы, Иске Абзан авылында туып үскән Рәис, мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, Иркутскиның хәрби авиация техник училищесын тәмамлаганнан соң, Владивостоктан башлап Германиягә кадәр урнашкан бик күп авиаотрядларда эшли. “Хәрби кеше сайланып тора алмый, язмыш һәм партия кая җибәрде, шунда эшләдек”, — ди ул.
Оренбург якларында хезмәт иткән чакта яратышып өйләнешкән Диләфрүз ханым белән алар ике бала үстерәләр. Улы Альберт очучы булса, кызы Эльмира — очучы хатыны. Хәзер инде Рәис аганың дүрт оныгы һәм оныкчыгы да бар.
Медицина өлкәсендә хезмәт иткән Диләфрүз ханым белән 54 ел бик матур яшиләр алар. Кайда эшләсәләр, шул җирдә татарларны табып иҗтимагый тормышта катнашалар, театрларга, концертларга йөриләр, үзләре дә сәхнәгә чыгып җырлыйлар. Кызганычка, Рәис абыйның пар канаты ике ел элек сынды — Диләфрүз апа бакыйлыкка күчте. Тол ир кызы, аның балалары, оныклары белән яши хәзер. Яшьләр арасында кайнаганга күрә, тормыш белән бергә атлый ул. Компьютер белән дә яхшы таныш, шәһәрдәге бөтен эшләрдән дә хәбәрдар.
Хәрби пенсионерны хакимияттә дә онытмыйлар. Бигловны олуг юбилее белән Сызран шәһәре башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Пыжова да котлады һәм «Куйбышев — запас башкала» медале белән бүләкләде. Без дә Рәис Таһир улы Бигловны тагын бер тапкыр котлыйбыз һәм “мондый пенсионерлар безгә дә кирәк” дип, киләчәктә дә хәерле сәламәтлектә булып, хезмәттәшлеккә өметләнәбез.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
КОНТЕКСТ:
Юбилей и почетная награда Раиса Биглова
Просмотров: 1064