14 ноябрьдә Шикәр авыруына каршы көрәш көне билгеләнеп үтте
Шикәр чире дөньядагы иң киң таралган авырулар арасында дүртенче урында тора. Әлеге мәкерле авырудан (рәсми саннар буенча) Җир шарында 370 миллион кеше интегә. Бу – дөнья халкының 7 проценты дигән сүз. Самара өлкәсендә шикәр чире белән чирләүчеләр саны да 110 мең кешедән артык. Үзеңне әлеге чир тырнагыннан ничек сакларга, бу диагноз куелган авыруларга алга таба ничек яшәргә, үзеңне нидән чикләргә? Бу хакта Татарстан республикасы клиник хастаханәсенең консультатив поликлиника табиб-эндокринологы Венера Билалова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Венера ханым, шикәр чиренең килеп чыгу сәбәпләре нидә соң?
- Беренче дәрәҗә шикәр чиренә нәселдәнлек, геннар зарарлану зур йогынты ясый. Төрле вирус, грипптан соң да организм таушала. Икенче дәрәҗә шикәр чире нәселдәнлек билгеләренә генә бәйле. Артык авырлык, еш ашау да чир таралуга китерә. Аларга кандагы шикәр күләмен даими контрольдә тотарга кирәк.
- Баллы әйберләргә өстенлек бирү шикәр чире авыруына китерә дигән мифларга ышаныч ни дәрәҗәдә?
- Баллы ризык иртәме-соңмы тазарта. Ә артык авырлык — шикәр чире килеп чыгуның беренче билгесе.
- Үзендә нинди билгеләрне сизеп, кеше табибка килергә тиеш?
- Кызганыч ки, шикәр диабеты күп очракта симптомсыз гына үсә. Авыруны гомуми билгеләр: хәлсезлек, кинәт ябыгу яки тазару, эчәсе килү, кече йомышны еш йомышлау, аның ябышкак булуы, яраларның озак төзәлүе генә борчырга мөмкин. Шикәр чире инфекцияне шундук эләктереп ала, ә диабет инфекцияне ярата.
- Шикәр диабеты дигән диагноз куелган авыру үзен ниләрдән чикләргә тиеш?
- Бу вакытта мин еш кына биш бармагымны күрсәтәм. Беренчедән, диета. Үзконтроль көчле булырга тиеш. Кандагы шикәр күләменең — 6,1, ә ашагач, ике сәгатьтән соң 7,8 ммоль/л дан артмавы шарт. Икенчедән, физик активлык. Өченчедән, фитотерапия. Дүртенче урында — таблеткалар, бишенчесе — инсулин. Безгә килгән авыруның дәвалану буенча уңышлары юк икән, барлык пунктлар буенча анализ ясыйбыз. Авыру ач торырга тиеш түгел. Клетчаткага бай ризыклар белән дуслашырга кирәк. Гликемик индексы югары булган углеводлы ашамлыклар канда тиз таркала һәм шикәргә әйләнә. Мәсәлән, кәбестә шулай ук углеводка бай яшелчә. Әмма ул акрын таркала. Ә менә банан һәм кәнфит углеводы ашказаны-эчәк тракты аша канга эләгә һәм шикәр күләмен арттыра.
- Шикәр чирен кисәтү өчен нәрсәләрне чикләргә киңәш итәсез?
- Сәламәт кеше кандагы шикәр күләмен контрольдә тотып кына бу авыруны кисәтә ала. Кан басымын да һәрдаим үлчәп торырга кирәк. Кан һәм бәвелнең гомуманализын тапшыру да күп авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Пульс, авырлык, бил әйләнәсен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Күпләр: “Авызым кибә, миндә шикәр чиредер”, — дип үз-үзенә диагноз куеп килә безгә. Әмма авыз кибү күп очракта шикәр чире билгесе түгел.
- Кандагы шикәрне тикшерү өчен анализны елына ничә тапкыр бирергә кирәк?
- Бу — һәр кеше өчен индивидуаль. Диспансеризация үткәндә һәр өч ел саен тапшырыла. Диабет диагнозы куелган авыруга аның ешлыгын дәвалаучы табиб билгели. Гемоглобин анализы өч ай саен бирелә. Ул диабетны дөрес дәвалыйбызмы, шуны күрсәтә.
- Венера Рәмзилевна, диспансеризация үткәндә шикәр авыруы күп табыламы?
- Диспансеризация шикәр чире генә түгел, башка авыруларны да күпләп ачыкларга ярдәм итә. Безнең халыкны селкетү бик авыр. Юкса, район поликлиникасында кандагы холестерин, шикәрне бушлай тикшертеп була. Әмма анда барырга да атлыгып тормыйлар. Диспансеризация белән дә — шул ук хәл. Кеше бер авыру белән табибка эләксә, икенчесен очраклы гына күреп алган чаклар да була. Гипертония, диабет кебек үлемгә китерә торган авыруларның күбесе диспансеризация вакытында табыла. Мәсәлән, кемдер табиб кушуы буенча гына кан анализы тапшыра, ә нәтиҗәсен барып алмый. 5-10 елдан соң ул безгә килергә мөмкин. Актара башласаң, аның теге вакытта ук кандагы шикәр күләме арткан булуы ачыклана. Димәк, ул ничәмә еллар дәваланмыйча йөргән дигән сүз.
- Шикәр чире диагнозы куелган кешенең менюсы ничек төзелергә тиеш?
- Озак еллар әлеге авырудан интегүчеләр килеп: “Төгәл әйтегез әле, мин ниләр ашамаска тиеш?” — дип сорый. Мин аларга һәрвакыт: “Күңелегез ни тели, шуны сыпырта аласыз, әмма шикәр күләме ашаганчы — 6, ашаганнан соң ике сәгатьтән соң 7,8 ммоль/л дан артмаска тиеш”, — дип җавап бирәм. Баллы кәнфит тә ашарга мөмкин. Әмма шикәр күләме шуннан артырга тиеш түгел. Әгәр кәбестә ашына өстенлек бирә икән, аның анализы да сәламәт кешенеке белән бер үк була. Кәбестә ашы ашаган кеше ачка үлми бит инде. Мәсәлән, шикәр чире белән авырганчы, кеше дүрт бәрәңге ашаса, хәзер үзен чикләп, икене генә ашарга тиеш була. Дөрес, җир сукалаучы, юл төзүче кебек авыр физик эш башкаручыларның тамагы ике бәрәңге белән генә туймый. Әмма бу аларга куркыныч түгел, чөнки физик активлык вакытында шикәр янып бетә. Тик дүрт бәрәңге ашап, телевизор каршына утыручы кеше өчен бу файдага түгел.
- Шикәр чире белән 90га җитүчеләр дә бар…
- Авыру төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Кемдер черки тешләгәндә дә каравыл кычкыра, икенчеләре үлекле ярага да тешен кысып түзә. Диабетиклар авыртуны тоймый. Алар инсульт, инфарктны да авыртусыз гына кичерә. Озак вакыт авыручыларда тою сәләте югала.
- Шикәр авыруына дучара булмас өчен яшьтән үзеңне ничек сакларга?
- Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, инфекция чыганаклары белән көрәшергә кирәк. Бүген күпләр инфекция чыганагын дәваламый. Мәсәлән, авырлы хатынның тамагы еш авырта икән, стафилококк яки стрептококк вирусы яши дигән сүз. Нәтиҗәдә, баланың иммунитеты да какшый, якты дөньяга аваз салгач, шушы вируслар аны да борчый башлый.
- Елына ничә кешегә шикәр чире диагнозы куела?
- Бер елга 15 меңгә якын авыруны кабул итәбез. Мәсәлән, бу кабинетка ярты елда 20 мең авыру килгән. Шуларның 40 проценты — диабеттан интегүчеләр. Районнарда шикәр чире белән исәптә торучылар бар. Әмма бу — төгәл саннар түгел. Чөнки исәпкә куелмаучылар бик күп.
(intertat.ru)
Просмотров: 1510