Октябрьдә Мәчәләй авылында Картлар көнен дә, Корбан мәҗлесен дә, Десантчылар көнен дә зурлап уздырдылар. Матди чыгымнарны үз өсләренә малкуарлар, мәсҗидләребез алды. Бәйрәмнәр күркәм үтте.
Авылыбызда яшәүче Галиулла углы Рафаэл Бәхтиев уңышлы гына итеп эшкуарлык белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта район күләмендә десантчылар оешмасының рәисе булып та эшли. Хәрби патриотик юнәлештә яшьләр арасында актив эш алып барган хезмәтен истә тотып, аңа орден тапшырдылар.
Галиулла углы Рафаэл авылда көн күрүче десантчыларны бик зурлады. Мингали углы Таһир Булатов, Абдулла углы Хөснулла Мәксүтов, Шәйхетдин углы Сәйфулла Рәхмәтуллин, Галим углы Әхмәтзыя Мамышев Рафаэл әфәнде кулыннан медальләр алдылар.
Югарыда санап үтелгәннәр авылыбызда актив тормыш алып баручылар. Батырларыбыз! Бүгенге көндә динебез Исламны көчәйтеп яшәүчеләребез. Таһир бабай Булатов мәсҗидтә имам вазыйфасын алып бара. Бик тырыш кеше. Мәҗлесләрне калдырмас. Сабыйларга исем куша. Тәртипкә китереп, соңгы юлга озата. Аллаһы йортына намазчыларны китерә. Бер вәгазеннән фикер дә китерәсем килә:
«Иптәшләр, без барчабыз да бик озак миллионнар артыннан йөгердек. Һаман таба алмадык. Хәзер инде барчабыз да картаеп җиттек. Алтмыш-җитмештәгеләр — зур хезмәт стажлы кешеләр. Ә мәсҗид юлына басмыйбыз. Без киләчәктә нәрсә көтәбез?
Ахирәттә Аллаһы Тәгалә алдында барчабыз да җавап тотачакбыз бит! ”Анда бит ничә медаль алдыгыз?” дигән сорау юк. Безгә биреләчәк сорауларның берсе — намаз укыдыгызмы?
Һәр мәҗлестә намаз турында туглыйм, ә намазга йөрүчеләр саны мин теләгәнчә артмый .Намазның яхшы фазыйләтле гамәл икәнен беләсез, ә намазга басмыйсыз. Кальбебезне әле һаман агартып бетерә алмыйбыз.
Пәйгамбәребез с.г.в. шундый фикер әйтеп калдырган: «Намаз уку — диннең терәге. Бер адәм намаз укыса, динебезне торгызды, динебезне төзекләндерде, дигән сүз. Бер адәм намаз укымаса, динне екты дигән сүз. Намаз уку — ул Раббыбызны тану дигән сүз. Намазсыз Иман вә дин зәгыйфь».
Таһир бабабыз даими яшьләребезнең исенә төшереп тора: «Яшьрәк чакта укылган намазның картайгач, укуга караганда, савабы күбрәк», дип.
Аллаһыга шөкер, мәсҗидебездә бик матур тавышлы мәэзинебез Хөснулла бабай эшли. Ул азан әйткәндә, бөтен эшебезне ташлап, аны тыңлыйбыз. Ике тапкыр хаҗда булган Әхмәтзыя бабай белән горурланабыз. Сәйфулла бабабыз бик актив.
Барчасына да рәхмәтләребез. Зур эшләрне җилкәсенә салган Рафаэл Бәхтиевкә мең-мең изге теләкләребез. Хәләл җефете Әлфиә белән бәхеттә яшәп, ике дөнйаның рәхәтен күрсеннәр.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1322