Бигрәкләр дә тиз үтә,
Күз ачып йомган арада
Пенсия алыр чак җитә.
Гомер буе эшли кеше,
Иленә хезмәт итә.
Пенсиядә яшәрмен, дип
Ул яхшы тормыш көтә.
Тик яшәргә мөмкин түгел
Пенсия акчасына.
Чәчсәң иде шул акчаны
Бәрәңге бакчасына.
Түлә утка, түлә газга
Түлә тагын суына.
Нәрсә генә алып була
Түләүдән калганына?
Пенсиягә чыкканнарның
Зарланмаганы сирәк.
5-6 мең сум акчага
Ничек яшәргэ кирәк?
Һәр ай саен әле тагын
Бәяләр күпкә арта,
Әбине кайгыга салып
Бабай тәмәке тарта.
Әби мескен кибеткә дә
Бик сирәк кенә бара,
Ашаганы - сөт тә ип,
Йөрәгендә — зур яра.
Кибет киштәләрен әби
Тик карап кына үтә,
Түрәләргә «рәхмәт» әйтеп,
Гомер йомгагын сүтә.
Тагын шуны уйлый әби:
Исәнлекләр китмәсен,
Аз булса да килеп торсын
Тик шунысы бетмәсен.
Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1487
Хәерле кич ! Халыкка бүгенге тормыш ошамаса, сайламаслар иде. Хәзер елап йөрергә түгел, ә шатланып яшәргә кирәк. Үзебез сайлаган язмыш.