Айдар Галимов башкаруындагы җырга өр-яңа клип әзер булды. Ул «Хыялларда бәхет эзлибез» дип атала. Җырның авторлары — шагыйрә Зифа Нагаева һәм композитор Урал Солтанов. Яңа клипта Айдар Галимов самолет йөртә. Җырның мәгънәсе видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һавалардан эзлибез, ә ул җирдә, яныбызда була.
Җырның сүзләре бик мәгънәле. Шуңа күрә аны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
«Хыялларда бәхет эзлибез»
1.Бала чагыбызда,
Хыял атыбызда
Без оча идек
Болыттан алда.
Ак болытлар арты,
Тылсым илләреннән
Могжизәләр көттек
Без хыялларда.
Кушымта:
Гомерләребез буе
Тормышларга ашмас
Хыялларда бәхет эзлибез.
Ә бит бәхетебез
Җирдә гади генә
Яшәү икән, шуны белмибез..!
2.Зәңгәр күкләр иле-
Яшьлек тиле иде.
Ак хыялларда нидер көтәбез
Йолдыз күзләгәнбез,
Ярлар эзләгәнбез,
Янәшәдә булган,
Тик күрмәгәнбез
3.Еллар үткән, алдап,
Алга өмет баглап
Шул хыялдагы яр эзләгәнбез
Уйлап иртәгәсен,
Киләчәк киләсен,
Бүгенгесен күрми Калып үтәбез…
P.S. Хәтерлисезме, август башында язган идек: Айдар Галимов экстремаль рәвештә самолет йөртеп караган (ВИДЕО). Бу йөрүләр юкка гына булмаган икән, клип төшереп йөргәннәр.
Просмотров: 1264