«Бидгә хәсәнә»

iСорауларыбызга Самарның «Нур» мәдрәсәсе мөгаллиме Наил Мостафин җавап тота.

- Декабернең берендә Мәүлид ае башлана.  Рәсүлебез туган ай. Самарда бу айны зурлап, халык Коръән ашлары уздыра.  Беренче тапкыр бу тантананы кайчан үткәрә башлыйлар?

- Пәйгамбәребез галәйһиссәлләмнең туган көненә багышланган мәҗлесләр  беренче тапкыр уникенче гасырда  Ирбил шәһәрендә уздырыла.

- Кем уздырганы тарихта теркәлгәнме?

- Әйе. Ул — Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури.

- Пәйгамбәребез с.г.в. исән чакта туган көнен уздырганмы?

- Рәсүлебез туган көнендә ураза тоткан, гыйбадәт белән үткәргән.

- Пәйгамбәребез с.г.в.нең замандашлары аның кешелек сыйфатларын ничек билгеләп узганнар?

- Ул һәрвакыт дөресен генә сөйләгән. Берәрсен күрсә, ул аны һәрвакыт беренче булып сәламләгән. Ярлыларга җирәнеп карамаган. Байлар алдында түбәнчелек күрсәтмәгән. Ашаганда-эчкәндә уң кулын файдаланган. Һәрнәрсәдә чама белгән.

Әлбәттә, ул яхшы сыйфатларны бик күп күрсәтергә була.  Хатыны Гайшә, радыйал Лаһу гәнһү, аны болай бәяләгән.  «Аның холкы — Коръән иде».  Бу җөмлә барлык яхшы сыйфатларны эченә ала.

Бу турыда Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим болай ди: «Тәхкыйк, Аллаһ Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган  күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһтан сәвапны һәм  ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә,  Аллаһны күп зекер итүче мөэминнәр өчен» («Әхзаб» сүрәсенең 21 нче аяте).

«Хакыйкатьтә, син — югары әхлак иясе» («Каләм» сүрәсенең 4 нче аяте).

Бу турыда Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә түбәндәге фикерне белдерә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем».

- Пәйгамбәребез с.г.в.нең туган көнен зурлап уздыруның артында ни ята?

- Табыннарда Коръән укыла,  вәгазь сөйләнә,  туганлык җепләре ныгый.  Ә бу инде Иманыбыз куәтләнә дигән сүз.

- «Бидгә хәсәнә» ни дигәнне аңлата?

- Күпчелек галимнәрнең фикеренчә, Мәүлид табыннары яхшы бидгать булып санала.  Бу мәҗлесләр мөселманнарны берләштерә, динебез Исламны куәтләндерә.

Әңгәмәне Шамил БАҺАУТДИН оештырды.

«Сәлам» газетасы.

 

 

 

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено