Әниләрнең хәер-фатыйхасы

i3Ноябрьнең соңгы якшәмбесе — Әниләр көне

Иң изге, олы йөрәкле,

Мәрхәмәтле аналар.

Нурларын сибеп җиһанга

Кояш кебек яналар.

Иң моңлы җырларны көйләп

Бишектә тирбәттегез.

Иркәләп, назлап-сөеп

Йокыдан уяттыгыз.

Һәр сүзегез, һәр җөмләгез,

Акыллы киңәшегез.

Тормыш серен безгә ачып

Яшәргә өйрәттегез.

Сезнең хәер-фатыйхада

Тормыш юлына бастык.

Тәкъдир-язмыш китабының

Беренче битен ачтык.

Безгә теләгән теләкләрегез

Тормышка ашып бара.

Карашларыгыз җылысыннан

Күңел тынычлык таба.

Рухыгыз күтәренке булсын,

Бәла-каза күрмәгез.

Яшәү чорында бала кайгысы

Ни икәнен белмәгез!

Шатлыкта да, кайгыда да

Без сезгә сыенабыз.

Сезне хөрмәтләп ел саен

Бәйрәмгә җыелабыз.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1463

Комментирование запрещено