Әй, милләтем, бүлгәләнмә,
Син кисәк-кисәк түгел.
Бөтенебез бер тамырдан,
Аерылышмыйк бик җиңел.
Мишәрме без, йә типтәрме,
Керәшенме, болгармы,
Кырым, Сембер ягыннанмы,
Самармы, Ижаумы?
Һәрберебезгә үсеш биргән
Горур татар нәселе.
«Бармак арасына ит тә
Үсми», халкым әйтмешли.
Без дә — бер кул бармаклары,
Бердәм булсак, без — көчле.
Динебез бер, телебез бер,
Булдырабыз һәр эшне.
Телем-телем кискәләргә
Рөхсәт итмә үзеңне.
Горур итеп, мин- татар, дип,
Якла туган телеңне!
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1505
Красота